Логотип
Яңалыклар

“Татар моңы” конкурсында Әлфия Авзалова һәм Хәния Фәрхи исемендәге премияләр тапшырылачак

Быел “Татар моңы-2017” IX Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсы ике өстәмә премияне гамәлгә куйды – лаеклыларга Әлфия Авзалова һәм Хәния Фәрхи исемендәге премияләр тапшырылачак. Бу хакта конкурсның матбугат үзәге хәбәр итә. Конкурсның сәнгать җитәкчесе Миләүшә Айтуганова һәм жюри рәисе Салават Фәтхетдинов “Татар-информ” хәбәрчесенә әлеге премияләрнең 1нче дәрәҗәдәге премиядән дә өстенрәк булуын әйттеләр. Лаеклылар табылмаган очракта, премия бирелмәячәк. Премиянең суммасы турында да төгәл мәгълүмат бирелмәде.

Исегезгә төшереп узабыз, кичә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Татар моңы-2017” IX Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсына багышланган матбугат конференциясе узды. Анда жюри рәисе, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов, проектның сәнгать җитәкчесе Миләүшә Айтуганова, жюри әгъзалары - Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең Татар музыкасы кафедрасы мөдире Сәгыйть Хәбибуллин, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров һәм проектның башкарма продюсеры Илсөяр Шиһапова катнашты.

“Татар моңы-2017” конкурсының I туры узган ял көннәрендә Казан дәүләт мәдәният институтында үтте. II һәм III тур 20 - 25 ноябрь көннәрендә “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында туры эфирда барачак. Гала-концерт 28 ноябрьдә “Пирамида” күңел ачу комплексында үтәчәк.

Мәгълүмат өчен. “Татар моңы-2017” IX Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсын гамәлгә куючылар Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фонды, “Салават” эстрада театры, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты.

Жюрины быел да Салават Фәтхетдинов җитәкли, аның урынбасары - Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов. Жюри составында Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, Казан дәүләт консерваториясе укытучысы Сәгыйть Хәбибуллин, Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев, Наил Сәгъдиев, эстрада җырчылары Резеда Шәрәфиева һәм Зөлфия Шакирова.

"Барс Медиа" продюсерлык үзәге хәбәр итүенчә, "Татар җыры" концертында да Татарстанның халык артистлары, мәрхүм җырчылар Әлфия Авзалова белән Хәния Фәрхи искә алыначак. Казанда җырчыларны искә алу концертлары да узды.
 

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/08/151875/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар