Татар мөһаҗирлегенең табигате төптән үзгәрде - Ринат Закиров

(Казан, 3 август, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында ясаган чыгышында конгресс рәисе Ринат Закиров татар мөһаҗирлегенең яңа шартлары һәм сәбәпләренә игътибар итте. Аның фикеренчә, глобальләшү шартларында татар мөһаҗирлегенең табигате үзгәрде.
"Бүген дөньяның 41 илендә ватандашларыбызны берләштергән оешмаларыбыз бар. Татар гомер-гомергә яңалыкка омтылган, тынгысызлык аның канына сеңгән. Юкка гына бездә хәрәкәттә - бәрәкәт, димиләр", - диде ул һәм бу хәрәкәтнең татар мөһаҗирлеге табигатенә йогынты ясавын әйтте. "Әгәр узган гасырларда төрле сәбәпләр аркасында милләттәшләребез туган илләреннән китәргә мәҗбүр ителсәләр, бүген, глобальләшү шартларында, мөһаҗирлекнең табигате төптән үзгәрде. Белемле, укымышлы яшь милләттәшләр дөньяның алга киткән илләрендә абруйлы эшләр, кызыклы шөгыльләр сайлыйлар һәм шунда урнашып калалар", - диде Ринат Закиров.
Конгресс рәисе элекке мөһаҗирләрнең яңа дулкын вәкилләре белән берләшеп, уртак эш алып баруларын билгеләп үтте. "Милләт өчен бу - иң мөһиме. Алар бер үк оешмаларга берләшәләр", - дип аңлатты ул.
- Исегезгә төшерәбез, кичә Казанда Бөтендөнья татар конгрессы съезды ачылды. Бүген пленар утырыш көне. Съездта Россиянең 73 төбәгеннән – 479, Татарстаннан – 106 һәм 41 чит илдән 216 делегат катнаша.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
-
Ике килен-килендәш Ярты ел очрашып йөргәч, өйләнештеләр Алия белән. Барыбыз да куандык, сөендек. Ләкин гаиләбездә яңа килен барлыкка килгәч, минем кадерем бетте...
-
7 февраль 2023 - 10:21Без имениБик зур рэхмэт сезгэ, эйбэтлэп анлаткансыз. Хэзер сезнен рецепт буенча камыр куям эле.Төче камыр рецепты
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.