Логотип
Яңалыклар

​Татар Кыш бабае татарча белми мени?!

Татар балаларына быел Кыш бабай белән аралашу кыенга туры килмәгәе әле.

Ник дисәгез, Татарстан Кыш бабае татарча белми икән бит. Шулай булгач, сабыйларның чын күңелдән әзерләгән татарча күчтәнәч-шигырьләрен дә аңламас бит инде ул. Финнарның Санта Клаусы менә Кыш бабайга караганда зиһенлерәк. Ул фин телен генә түгел, русча да белә. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә билгеле булды. 

Яңа елга әле ерак булса да, Санта Клаус үзе безгә килергә җыена икән. 12 ноябрьдә алар безнең Кыш бабай белән очрашачаклар. Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лиана Сәетова әйтүенчә, быел Санта Клаус үзенең Яңа ел турнесына Россиянең ике шәһәрен – Казан белән Самараны да керткән. Лапландия кунагын Казанда бәйрәм программасы көтә. Яңа ел хуҗалары Кремльдә очрашып, Бауман урамы аша үзәккә кадәр бергә узачаклар. Аннары Санта Клаус белән Кыш бабай һәм аның дуслары – Кар кызы, Шүрәле, Убырлы, Батыр, Таһир, Зөһрә, Алтынчәч, Шайтан – барысы бергә Кыш бабайның «Туган авылым» комплексында урнашкан йортын ачу тантанасында катнашачаклар. Теләкләрен теләү өчен балаларга менә дигән форсат инде бу.

Анжела Вавилова исемендәге хосписта яшәүче балалар да бәйрәмнән мәхрүм калмаячак. Кыш бабай белән Санта Клаус алар янына да сугылырга ниятли. Димәк, Кыш бабайны сагынырга өлгергәннәр аны 12 ноябрьдә кабат күрә ала. Кем белә, бәлки ул вакытка безнең Кыш бабаебыз да татарча өйрәнеп куяр әле. Ни дисәң дә, тылсымлы таяк аның кулында бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар