Логотип
Яңалыклар

​Татар эшмәкәрләре 12 нче тапкыр Казанга җыела

2017 елның 28-30 ноябрь көннәрендә Казанда Бөтендөнья татар конгрессының ел йомгакларына багышланган киңәйтелгән утырышы узачак. Шунда ук «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы да булачак. Бу форум быел 12 нче тапкыр уздырыла. 

Форумда быел 200 кеше катнаша, алар Россиянең 37 төбәгеннән чакырылган, шулай ук чит илләрдән 10 татар эшмәкәре киләчәк. 

Киңәйтелгән утырыш гадәттәгечә ел йомгакларына һәм 2018 елның эш планын кабул итүгә багышлана. Шулай ук этномәдәни чараларны тормышка ашыру өчен бирелә торган хөкүмәт грантларына документлар әзерләү һәм иҗтимагый оешмаларны теркәүнең юридик нечкәлекләренә кагылышлы семинар-киңәшмә дә планлаштырылган.

Татар эшмәкәрләре форумы быел «Алабуга» махсус икътисади зонасы базасында үтәчәк.

«Алабуга» - икътисадның Россия күләмендәге уникаль мәйданчыгы ул. Анда 56 резидент эшли. Аның еллык табышы 1 млрд. 800 миллион сумга якынлашып килә. Икътисади зонаның агач эшкәртү, нефть химиясе товарлары һәм азык-төлек җитештерү юнәлешендә эшләве дә татар эшмәкәрләре өчен файдалы булачак», - дип сөйләде журналистларга Бөтендөнья татар конгрессының эшмәкәрләр белән эшләү бүлеге мөдире Фәрит Уразаев. Ул шулай ук туризм индустриясенең форум өчен өстенлекле юнәлеш булуын ассызыклады. Әлеге вакытта татар халкы дәүләтчелеге тарихындагы мөһим географик нокталар – Кырым, Казан, Төмән, Алтай юнәлешләрендә туристик элемтәләр урнаштырылуны форумның эш нәтиҗәләренең берсе диде ул.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар