Логотип
Яңалыклар

Татар егете 224 кешене коткарды! 

«Уральские авиалинии» авиакомпаниясенең Мәскәүнең Жуковский аэропортыннан Симферопольгә очучы А-321 самолеты, двигательләр эшләмәү аркасында, экстрен рәвештә шассисыз Мәскәү тирәсендәге кукуруза басуына төшеп утырган. Чпның сәбәбе – акчарлаклар двигательләргә килеп бәрелгән. 

 

«Уральские авиалинии» авиакомпаниясенең Мәскәүнең Жуковский аэропортыннан Симферопольгә очучы А-321 самолеты, двигательләр эшләмәү аркасында, экстрен рәвештә шассисыз Мәскәү тирәсендәге кукуруза басуына төшеп утырган. Чпның сәбәбе – акчарлаклар двигательләргә килеп бәрелгән. 

Бортта 224 пассажир һәм 7 экипаж әгъзасы булган. 20 гә якын кеше зыян күргән. Үлүчеләр юк. 

Самолет белән капитан Дамир Юсупов һәм икенче очучы Андрей Мурзин идарә иткән. 

Әлеге рейс пассажирлары менә ниләр сөйли: 

«Минем икенче туган көнем бүген. Самолетта югарыга күтәрелдек һәм басуга килеп төштек. Очучы безнең тормышны саклап калды». 

Алиса Брагина, Би-би-си га интервьюдан. 

«2-2,5 минут кына очтык. Миңа калса, уң двигатель чытырдый башлады, безне бик нык селкетте. Койрыкта утыручылар өчен самолет койрыгы мен-менә өзелеп төшәр кебек тоелган. Беркем бернәрсә әйтмәде, тынлык сакланды. Дер селкенү дәвам итте. Аннары кайсыдыр мизгелдә самолет түбәнәя башлады, һәм булдыра алганча йомшак итеп кырга төшеп утырды. Минем бер җирем дә җәрәхәтләнмәде. Кайберәүләр муеннары, аркалары авыртуын әйтте. Очучылар булдыра алганның барысын да эшләде, зур рәхмәт аларга!» 

«Авария очрагында чыгу ишекләрен ачкач, стюардессалар: «Чыгу белән ераккарак йөгерегез», диделәр. Һәм без  2 метр ярым биеклектәге кукуруза басуы буйлап чаптык кына. Мин юлны күреп алдым. Анда автомобильләр, МЧС, ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү машиналары тора иде, вертолет килеп җитте...» 

Рената, «Инстаграм» 

Ой, әллә нәрсә иде ул! Твдан авиакатастрофаларны күрсәткәндә, без елыйбыз, кайгырабыз, жәллибез... Ләкин алар кайдадыр, кемнәр беләндер кебек... Ләкин бүгенге бәхетле очрак бүген безнең белән булды... Без очучы Дамир Юсуповка, стюардларга һәм Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәтле!!!»    

 

фото: РИА Новости

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар