Логотип
Яңалыклар

Татар дөньясы зур югалту кичерә

Татар дөньясы зур югалту кичерә – милләтпәрвар якын дустыбыз ,

Татар дөньясы зур югалту кичерә – Чуашстан Республикасы татар автономиясе рәисе, Татарстанның һәм  Чуашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Абдулла улы Гыйбатдинов вафат....

Ышанасы килми...

Бөтен дөньяга килгән бу афәт аңа да кагылды. Ул аны җиңәр кебек иде. Тереләчәгенә шундый өметләнгән идек...

Якты кеше иде ул, һәр эше, һәр гамәле ихлас иде. Үз янына бөтен Чуашстан татарларын туплап торды. Алай гына да түгел, аның җылылыгы, фидакарьлеге бөтен татар дөньясына җитте. КЕШЕ иде, ШӘХЕС иде. Кешелекле, ярдәмчел иде...

Фәрит безнең редакция белән дә аралашып торды. Без дә аны дустыбыз дип саныйбыз һәм бүген бөтен татар милләте белән бергә хәсрәтләнәбез. Әйе, милләт бүген үзенең асыл бер улын югалтты...

Дөнья бушап калгандай тоела... 

Иң зур хәсрәт бүген аның гаиләсенә килде (ә Фәрит шундый гаилә җанлы иде!)... Әнисенең, хатынының, балаларының, оныкларының авыр кайгысын уртаклашабыз. Сабырлык телибез...

Үзеннән соң бик күп догачылар калдырган Фәритнең урыны җәннәттә булсын...

Сагынырбыз, юксынырбыз...

 

Укыгыз: Фәрит Гыйбатдинов: «Урмайлар бер галәмнән!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар