TAT CULT KALEB

Иртәгә, 30 август көнне, TAT CULT FӘST шәһәр татар культурасы фестиваленең ике мәйданчыгында "Калеб" чаралары узачак.

Театр мәйданы

17:00 - 18:30 “Калеб” әдәби-музыкаль концерты
Әлеге концертны “Калеб”нең тарихы дип тә, аның каймагы дип тә, асылы дип тә атап була. Биредә “Калеб”тә кавышкан иҗади тандемнар чыгыш ясаячак, тәүге тапкыр нәкъ “Калеб” мәйданнарында башкарылган шигырьләр, җырлар яңгырыячак. Шигьри сүз, профессиональ музыка һәм кичке Казан бер дулкынга көйләнәчәк.

20:15 - 21:00 “КУ” рок-спектакле
Монологлар һәм “GAUGA” төркеменең җырларыннан торган рок-спектакльнең идея авторы Илшат Сәетов. Бу спектакленең премьерасы “Калеб” кысаларында 2018 елның маенда узды. Спектакль 1977 елгы пионерларның 2017 елгы “пионерларга” язылган хатыннан башланып китә. Ә дәвамы – сораулар. Нигә аларның “якты киләчәге” чынга ашмаган? Нигә безнең буынның хәтта ул “якты киләчәккә” ышану идясе дә юк?

Әдәби мәйдан

12:00 – 22:00 “ХХ-ХХI гасыр татар әдәбияты тарихы” күргәзмәсе
Тамашачы игътибарына “Кәрәз-клуб” татар фотографлары мәктәбенең “Әдәби портрет” проекты һәм ХХ гасыр әдәби процессының видеохроникасы тәкъдим ителәчәк.

14:00 – 15:00 “Әдәбиятта прототиплар һәм предметлар дөньясы” лекциясе
Ни өчен шагыйрь, язучы аерым бер предмет-детальләргә өстенлек бирә, нигә алар аның әсәрләрендә кат-кат калкып чыга? Аның каһарманнары артында кемнәр тора? Шагыйрь Луиза Янсуар әнә шул сорауларга җавап эзләргә чакыра.

15:00 – 16:00 Сәнгатьле уку остаханәсе
Г.Камал исемендәге театр артисты Алмаз Гәрәев тел һәм артикуляциягезне чарларга өйрәтәчәк, публика алдында уңышлы чыгыш ясау лайфхаклары белән уртаклашачак.

16:00 – 17:00 Шагыйрь Ркаил Зәйдулланы белән очрашу
Бүгенге дөньяга һәм әдәби процесска шагыйрь, прозаик Ркаил Зәйдулла күзлегеннән карарга тәкъдим итәбез. Шагыйрьнең яшәү фәлсәфәсе, җанлы аралашу, шигырьләр уку.

18:00 – 19:00 Яшь татар шагыйрьләренең “Яңа дулкын” перформансы
Меңьеллык Казан. Мәңге яшь Казан. Иҗат энергиясе яшәртә аны. “Яңа дулкын” яшь татар шагыйрьләре перформансы беренче тапкыр “Калеб” мәйданында 2017 елның гыйнварында күрсәтелгән иде. Бүген дулкын яңадан кубачак, яңа көч белән.

#калеб #tatcultfest

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Үги әнкәйнең җылы йөрәге «...Үги ананың бик әйбәтләре була. Гадәттә, алар турында гел яман сөйлиләр, ләкин алар турында юньле сүзне күбрәк сөйләргә кирәк. Чит канга ана булырга тырыша бит ул. Мәҗбүри яратып булмый бит. Ә ул рольгә кереп «уйнарга» тиеш. Бала исә рольгә керми, «уйнамый». Ике артистның берсе уйнап, икенчесе уйнамаса, спектакль туа алмый. Үги аналы гаиләдә әнә шуңа күрә җылы, уңай тормыш коруы бик кыен. Үги аналарны кызганырга, ихтирам итәргә кирәк...» Мөхәммәт Мәһдиев «Мәңгелек яз» әсәрендә үги әниләр турында әнә шундый уйлануларын язып калдырган. Үги тормышны үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр, мөгаен. Үги ананың да, үги баланың да үз хәле... Әмма гомер уртасына җиткән ир балачагын искә алганда «Үги әниләргә һәйкәл куярга кирәк», – ди икән, димәк, барлык үги әниләр дә, халык телендәге кебек, явыз түгелләр. Чит балаларны карап үстерә икән, димәк, алар олы йөрәкле... Үги әни белән үскән Татарстанның халык артисты Җәвит ШАКИРОВ үзе сөйләсен әле...
    9460
    10
    114
  • Бәхетле булырга хакым бар!  Мин кияүгә 25 яшемдә чыктым. Яратып чыктым...
    9593
    8
    78
  • Өч кенә көнгә... – Кирәкми. Кешечә түгел бу. Шалтыратмагыз. Өметләнеп көткәнче, алдан ук барысын да аңласын. Башка бер сүз дә әйтмичә, нянечка балалар янына кереп китте. Ишек тавышы йөрәкне сызып үткән кебек булды. Бар да тынып калды. 
    5275
    4
    62
  • Көтеп алынган бәхет Әллә күзенә күренәме, сискәнеп китте Гөлгенә. Каршысында пәйда булган Гамилне күргәч, ни уйларга да белмәде, чөнки бу  очрашу көтмәгәндә, кинәт булды. Унсигез еллап гомер үтсә дә, шундук  таныды  аны: шул ук озын буй, киң җилкә, серле караш, тик куе кара чәчләренең чигә тирәләренә ак бәс яткан. Күзләрендә ниндидер сагышмы, назмы...
    4058
    0
    44
  • Сөеп, сөелеп яшисем килә-2 «Таһирә өстеннән жалу язганнар» дигән хәбәр авылда таралганга да бер айга якын вакыт үтте. Тегеләй дә, болай да дип тикшергәннән соң: «Фактлар ачыкланмады», дигән.
    6475
    2
    30
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан