Логотип
Яңалыклар

Тарасова үзе килгән!

Узган ел ахырында фигуралы шуу дөньясы тузгытылган умарта кортын хәтерләтте.

Узган ел ахырында фигуралы шуу дөньясы тузгытылган умарта кортын хәтерләтте. Килеп чыккан скандалдан күпләр хәбәрдар иде. Олимпия чемпионы Алина Заһитованың Беренче канал аша җиткергән сенсацион яңалыгы – карьерасын туктату турындагы хәбәре белән бәйле иде ул. Бу карарны кабул итү спортсменка өчен дә җиңел булмагандыр. 17 яшьтә, Олимпия чемпионы дигән дәрәҗәле исемнәрең була торып, карьераңа нокта куй инде! Җанатарлары әле һаман тынычлана алмый...
Тренер Татьяна Анатольевна Тарасова да Заһитованың китүенә карата үз сүзен әйтте. Һәм ул зур тавыш китереп чыгарды! Әмма кичәге көнгәчә без Тарасованың Этери Тутберидзе белән скандалдан соң ни уйлавын белми идек әле. Атаклы тренер Алина Заһитова турында башкача бернәрсә дә әйтмәде бит.
Һәм менә аның Instagram битендә көтелмәгән матур фото! Татьяна Анатольевна Алина Заһитова төп рольдә уйнаган «Спящая красавица» спектаклен карарга барган! Алай гынамы! Алинага бер кочак чәчәкләр бүләк иткән!

 

   


Олимпия чемпионын якын итеп кочаклап, чәчәкләрен үзе тапшырган! Татьяна Анатоьевнаның шәхси битендә - берничә фото. Берсендә – букет тапшырырга чыга, икенчесендә – сөенечтән балкыган Алина бәхетле елмаеп чәчәкләрне кабул итеп ала. Бер читтәрәк Татьяна Навка елмаеп басып тора...
Менә шушы хәлләрдән соң инде тынычлап зур нокта куясы килә. Конфликт чишелде. Ә бәлки ул бөтенләй булмагандыр да әле?!
Фигуралы шуу тарафдарлары язган комментарийларны дә уку күңелле. Татьяна Тарасованың бу адымын хуплаганнар, мактаганнар. Алина фотосы астында 12 меңнән артык лайк!!!

t.a.tarasova Букет для принцессы Леи - Алины Загитовой. #спящаякрасавица#шоутатьянынавки#алиназагитова

ekaterins46 Татьяна Анатольевна,спасибо вам огромное!!!Я всегда говорила,что вы всех уважаете фигуристов!Спасибо вам,что вы пришли и поддержали Алинку!!! Татьяна Анатольевна ,уникальный человек и тренер!! Человеку 72 года пришла и всех поздравила !❤️❤️❤️❤️

loveyandare Букет такой нежный, красивое сочетание цветов, идеально подходит для юной и нежной Алины
 

Татьяна Анатольевнаны кабат бөек шәхес дип атаганнар. Бөекләр генә конфликтлардан, яман сүзләрдән, гайбәтләрдән өстен кала белә. Бөек кешеләр генә ярата, кичерә ала...

 

Фото: t.a.tarasova Инстаграм битеннән
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар