Логотип
Яңалыклар

Танылган диктор Илфат Абдрахманов вафат

Күңелсез хәбәр килеп иреште: бүген төнлә диктор Илфат Абдрахманов вафат булган.

Күңелсез хәбәр килеп иреште: бүген төнлә диктор Илфат Абдрахманов вафат булган. Аны һич икеләнмичә татар телевидениесенең легендасы дияргә мөмкин. Ул – татар телевидениесенең йөзе иде...
Балачактан ук диктор булырга хыялланган һәм шул теләгенә ирешкән. 

Без аны дәүләт дәрәҗәсендә оештырылган рәсми тантаналарны, концертларны алып баручы буларак та белә идек.  
Бер әңгәмәсендә ул: «Мин һәрвакыт тамашачы белән: «Сәламәт булыгыз!» дип саубуллашам», – дигән иде. Соңгы вакытта ул үзе озак кына каты авыру белән  көрәшкән.  

17 ноябрь көнне аңа әле 59 яшь кенә тулыр иде...
Якыннарының, туганнарының, дусларының кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел булсын...

Хушлашу иртәгә 9:00 булачак. Адресы: Әмирхан проспекты, 17 нче йорт, 2 нче подъезд. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Авыр туфрагы жинел булсын бик авыр семьясына туганнарына сабырлык телим

    Хәзер укыйлар