Логотип
Яңалыклар

Таксистлар һәм фатирын арендага бирүчеләр арасында үзмәшгульләр күбрәк

Быелның октябрь аенда «Мой налог» кушымтасында 8 меңнән артык татарстанлы теркәлгән.

 

Быелның октябрь аенда «Мой налог» кушымтасында 8 меңнән артык татарстанлы теркәлгән. Гомумән алганда, Татарстанда законлы эшләүче үзмәшгульләр саны инде 40 меңнән артык. Иң күп теркәлүчеләр – таксистлар. Икенче урында фатирына кеше кертеп һәм консультацияләр биреп акча эшләүчеләр. Репетиторлык, программалаштыру, реклама белән шөгыльләнүчеләр дә әлеге махсус салым режимын сайлый.

Шунысы кызык, «Мой налог» кушымтасында Татарстаннан читтә яшәүче тагын 3,6 мең кеше теркәлгән. Болар – башка регионнарда яшәсәләр дә, эшчәнлекләрен Татарстанда башкаручылар. Үзмәшгуль буларак теркәлүчеләрнең 83 проценты моңа кадәр законсыз эшчәнлек алып барган һәм салым түләмәгән булган.

Теги: самозанятость үзмәшгульлеккә салым

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар