Логотип
Яңалыклар

Колшәриф янында бию янә соцчелтәрләрдә гауга куптарды

Бу юлы – Чаллыдан бию дуэты.

Бу юлы – Чаллыдан бию дуэты. 
Tik-Tok стилендә төшерелгән кыска гына бу ролик социаль челтәрләргә чыгу белән интернетта канәгатьсезлек дулкыны башланды. Егетләр мәчеткә артык якын килеп бииләр. 
Күпләр берүк фикерне әйтә: яшьләр мәчет фонын үзләренә игътибар җәлеп итү өчен файдалана. «Моны танылуның иң җиңел юлы дип саныйлар, шуның өчен аларның бу кыланмышларына күз йомарга кирәк», – диючеләр бар. 
Икенчеләр, киресенчә, Татарстанда мондый күренешләргә күз йомалар, әйтик Чечняда алар бу адымга бара алмаслар иде диләр. «Алай үзләрен бик текә биюче санагач, Грозныйга барып, берәр мәчет каршында сикереп карасыннар», – диләр. 
Өченче төрле фикерләр дә очрый: алары: «Колшәриф мәчете – Казанның иң танылган урыны. Роликта мәчетне күргәч, Россиянең бөтен төбәгендә аның Казанда төшерелгәнен аңлыйлар», – диләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар