Логотип
Яңалыклар

Тагын бер югалту

Бүген татар халкы танылган композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марс Макаров белән хушлашты. Марс абый безнең «Сөембикә»гә дә еш килә, язмаларын калдыра торган иде. Бездә аның җырлары да чыкканы да бар. Күптән түгел генә «Аерылышу газабы» дип аталган шигъри кыйссасын биреп калдырды. Шулай тиз китеп барыр дип кем уйлаган? Авыр туфрагы җиңел булсын. Якыннарына, хәләле Фирдания ханымга, кызы Иделиягә Аллаһы Тәгалә түзем-сабыр бирсен. Урының оҗмахта булсын, Марс абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар