Логотип
Яңалыклар

​Студентлар отрядлары бүген дә популяр!

Татарстан студентларының төзелеш отрядларына багышланган һәйкәл яки стела макетына һәм проектына конкурс игълан ителә.

Студентларның төзелеш отрядлары. Бу сүзләргә никадәр романтика, оптимизм, яшьлек, матурлык сыйган! Узган гасырның 60 нчы, 70 нче, 80 нче елларында бик популяр булган бу хәрәкәт йөз меңнәрне берләштерә иде үзенә! КамАЗ, Түбән Кама нефтехимы, Зәй ГРЭСы, «Оргсинтез», «Теплоконтроль», Компрессорлар заводы – студентлар төзелеш отрядларының елъязмасын әнә шундый колачлы төзелешләр бизи. Ә Татарстан студентларының төзелеш отрядлары биографиясе 1963 елдан башлана. 2018 елда студентларның хезмәт отрядлары оешуга 55 ел була. Шушы вакыйга уңаеннан ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, студентларның хезмәт отрядлары республика үзәге Татарстан студентларының төзелеш отрядларына багышланган һәйкәл яки стела макетына һәм проектына конкурс игълан иттеләр. Конкурс эшләре быелның 1 ноябреннән 2018 елның 1 февраленә кадәр кабул ителә. Әлеге бәйгедә рәссамнар, архитекторлар, дизайнерлар, шулай ук студентлар һәм аспирантлар катнаша ала. Һәйкәл Декабристлар урамында, «Яшьләр үзәге» янындагы скверда калкачак. Аның урыны очраклы гына сайланмаган – Яшьләр үзәге бинасы 1977 елда ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты акчасына төзелгән, анда студентларның төзелеш отрядларының да өлеше зур. Яшьләрнең тырыш хезмәтен зурлап салынган һәйкәлләр Мәскәүдә, Воронеж өлкәсендә, Магнитогорскида, Белгородта, Томскида, Екатеринбургта, Түбән Новгордта, Якутскида калыкты инде.

Бүгенге студентлар да төзелеш отрядларының данлы традицияләрен дәвам итә. Казан, Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Әлмәт, Чистай студентларының күркәм эшләре турында иркенләп сөйләп булыр иде. Татарстандагы әлеге популяр хезмәт отрядлары төзелеш, транспорт, сервис, мәгариф тармакларында хезмәт куя. Республика, федераль, халыкара программаларны һәм проектларны тормышка ашыруда студентларның хезмәт отрядлары хәрәкәте һәрчак дәүләтнең лаеклы партнеры булды. Ел саен 10 меңнән артык студент Татарстанда социаль өстенлекле, стратегик мөһим проектларны тормышка ашыруда катнаша. Алар мәктәпләр, хастаханәләр, балалар бакчалары, торак йортлар, производство объектлары, спорт корылмалары сала, урман фондын тәртипкә китерә, агросәнәгать комплексында, энергетика, транспорт, сәламәтлек саклау тармакларында эшли. Төзелеш отрядларында – иң уңган, иң тырыш, иң булдыклы студентлар. 

Эльмира ЗАКИРОВА    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар