Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов Татарстанның киләчәге өчен тавыш бирде

Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы инвалиды, җәмәгать эшлеклесе Борис Кузнецов бүген иртән РФ VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда үз тавышын бирде, дип хәбәр итә ТР ҮСК .
Борис Кузнецов инде 30 ел дәвамында шәһәрнең Достоевский урамында урнашкан 96нчы гимназия сайлау участогында тавыш бирә. Бүген аны биредә чәчәкләр белән каршыладылар.
«2016 елгы сайлауларның Россия өчен әһәмияте гаять зур! Чөнки без яңа депутатлар сайлыйбыз. Кандидатлар арасында яшьләр күп. Мин алар кабул иткән карарларның уңай үзгәрешләргә китерәчәгенә ышанам. Бөек Ватан сугышы ветераны буларак, мин үземнең сайлау участогына килә алуым һәм үз депутатымны сайлый алуым белән бик бәхетлемен», – дип билгеләп үтте журналистлар белән сөйләшүдә Борис Кузнецов.
Советлар Союзы Герое барлык кешеләрне дә сайлау участокларына килергә һәм үз тавышларын бирергә чакыра. Бигрәк тә бу яшьләр өчен кирәк, дип саный ветеран. Бу илдә нәкъ менә аларга яшисе, димәк, киләчәкне дә алар сайларга тиеш.
Борис Кузнецов ике I дәрәҗә Ватан сугышы (1945), Ленин, Кызыл Байрак, Алтын Йолдыз орденнары кавалеры.
чыганак - http://tatar-inform.tatar/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
-
Вәгъдә йөзеге Җамалия әби җырлый-җырлый җеп эрли. Тәрәздән кергән кояш нурлары аның ак яулыгына, кара бөрчекләр төшерелгән ситсы күлмәгенә төшә...
-
6 март 2021 - 22:29Без имениБИК шэп Фирзэр рэхмэт узенэ гомергэ мактана белмэдегезСалават: «Төнге дүрттә уятсаң да, җырлый ул»
-
6 март 2021 - 20:24Без имениУлгэч кеше кадере беленэ.Синең кабереңә, Камилем, беркайчан да эзне суытмам
-
6 март 2021 - 05:38Без имениШулай инде. Кыланмышларынын атасы-анасы юк. Авырлы килеш тэ , чит ирлэр кочаклап, биеп -жырлап..... Тыйнаклы хэм инсафлы булырга кирэк эзрэк. Аллахы Тэгалэгэ итагать итэргэ. Сабыкаем сэлэмэт булсын. Аннан да зур байлык юк.Гүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
6 март 2021 - 05:56Без имениАрттан килеп кергән кеше гаепле, дистанция сакламаган.Күңелсез очрашу – язмыш бүләге
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.