Илнең төньяк-көнбатышында чүлдә кар яуды, термометр нульдән түбән температураны күрсәтте.
http://bigasia.ru/ сайты хәбәр итүенчә илнең төньяк-көнбатышында чүлдә кар яуды, термометр нульдән түбән температураны күрсәтте.
Табук шәһәре тирә-ягында аеруча күп явым-төшем күзәтелде. Әл-Мәдинә, Әл-Джауф төбәкләрендә һәм илнең төньяк чигендә стихия бик көчле булган.
Машина йөртүчеләр өчен әлеге суыклар чып-чын бәла-казага әверелә. Күпләр юл һәлакәтенә эләкмәс өчен автомобильләрен калдырып китәргә мәҗбүр була. Җирле халык һәм туристлар Җәбал-әл-Ләүз тавыннан чана-чаңгыда шуарга атлыгып тора, кайберәүләр хәтта кайнар эчемлек, милли ризыклардан авыз иттерер өчен махсус урыннар хәстәрләп куя. Күпләр кар бабайлар әвәләп, экзотик фотолар төшерергә җай чыгуга сөенә. Иң популяр фотолар – йомшак карга күмелгән дөяләр.
Узган елның мартында ил ак җәймә белән капланып, бүгенге кебек үк климат аномалиясе булган иде. Әмма кар бик тиз эреп бетте ул чакта. Ә быел кар көртләре метрдан да биегрәк.
Иранда, Сүриядә һәм Ливанда да табигатьтә шундый саташулар күзәтелә.
Фото: islam-today.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк