Логотип
Яңалыклар

София Гобәйдуллина үз юбилеена Казанга кайтырга җыена

Талантлы ватандашыбыз туган ягына Казан мэры Илсур Метшинның шәхси чакыруы буенча кайта.
2 ноябрьдә Казан мэры Илсур Метшинның шәхси чакыруы буенча башкалабызга дөньякүләм танылган композитор София Гобәйдуллина кайта.

Ватандашыбызның исеме Казанның, Татарстанның һәм Россиянең милли символы гына түгел, дөньякүләм музыка казанышы булып тора. Ул Казанга үзенең 85 яшьлек юбилее уңаеннан кайта. Бу хакта бүген «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә София Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәге директоры Ләйлә Гарифуллина сөйләде.

«София Әсгать кызының үз юбилеена туган ягына – Казанга кайтуы матур традициягә әверелде. Бу 1975 елдан бирле дәвам итә. Ул вакытта композиторның Германиядән безнең шәһәргә кайтуы бик зур вакыйга булган иде. Казан интеллигенциясе Зур концертлар залына агылды. Быелгы юбилей елының бәйрәм программасы чараларга бай», – дип билгеләп үтте спикер.

«Без халык чыганаклары белән бәйле тормышчан музыкага өйрәнгән. Ә ул аны бөтенләй башка яссылыкта ачып, дөньякүләм абруйлы премияләр алды. Ул космик яңгыраш тудыра һәм аны тормыш белән бәйләргә омтыла», – дип сөйләде Казан дәүләт консерваториясе профессоры, сәнгать фәннәре кандидаты Шамил Монасыйпов.

Талантлы ватандашыбызның 85 яшьлеге һәм аның туган ягына кайтуы уңаеннан шәһәрдә берьюлы берничә фәнни, музыкаль һәм сәнгать салоннары ачылачак.

Композитор белән бергә тантаналы чараларда катнашу өчен танылган дирижер, Гобәйдуллина музыкасын башкару остасы Андрес Мустонен килә.

2 ноябрьдә Казан Ратушасында Россия, Татарстан, Германия һәм Франциядән – «София Гобәйдуллина рәссамнары»ның картиналарыннан сәнгать күргәзмәсе ачылачак. Шул ук көнне казанлыларга София Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәге иҗади төркеме әзерләгән документаль фильм күрсәтеләчәк һәм «Мәхәббәт тамгасы белән. Композитор София Гобәйдуллина Казанда» китап-альбомы тәкъдим ителәчәк, 
"Китапта гаилә архивыннан җыелган сирәк фоторәсемнәр, мәшһүр музыкантларның аның турындагы фикерләре, рәссамнарның композиторга багышланган картиналары урын алган. Китап берничә бүлектән тора. Беренчесе "София Гобәйдуллина үзе һәм иҗаты турында" дип атала. Анда композитор белән әңгәмәләр урнаштырылган. Икенче бүлектә – София Гобәйдуллинаның замандашлары истәлекләре. Аннан – композиторга багышланган сәнгать эшләре», – дип уртаклашты Шамил Монасыйпов.

«2014 елда Казан мэры ярдәмендә без София Гобәйдуллинаның Казан чоры тормышы турында документаль фильм төшерүгә ирешә алдык. Композитор турында бик күп фильмнар төшерелгән, әмма нәкъ менә Казан чоры һәм андагы тормышы турында беркайда да яктыртылмаган иде. Без Гобәйдуллина туган шәһәргә– Чистайга, аның бабалары яшәгән авылга бардык. Гобәйдуллинаның зыялы нәселе турында кызыклы гына фильм туды», – дип билгеләп үтте Ләйлә Гарифуллина.

Бәйрәмнең кульминация ноктасы - Те salutant, Sofia! («Сәламлим сине, София!») дип аталган юбилей концерты. Ул 3 ноябрьдә уза. Казан Ратушасы залында София Гобәйдуллинаның ике премьера әсәре – баян өчен Fachwerk , бәрмә һәм кыллы оркестр һәм скрипка, фортепиано, контрабас һәм бәрмә кораллар өчен «Пилигрималар» яңгыраячак.

Финал аккорды булып, декабрьдә Казан дәүләт технология университетында һәм Мәскәү дәүләт филармониясенең Кече залында концертлар үтәчәк. 
сылтама: http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар