Логотип
Яңалыклар

«СӨЕМБИКӘ»ГӘ ЯЗЫЛ ҺӘМ СӘЛАМ ЮЛЛА

Бүген дә «Казан» агропаркында «Газета-журналларга языл һәм «Татар радиосы» аша туганнарга, якыннарга сәлам юлла» акциясе булды. «Татар радиосы» һәм «Татмедиа»ның уртак проекты бу. Шимбә саен иртәнге сәгать 9дан көндезге 12гә ул акциядә катнаша аласыз. Шундуй ук акцияләр шимбәләрен кичке якта – сәгать 16дан 19га кадәр «Кольцо» сәүдә үзәгендә дә узачак: анда матбугатка язылучыларны «БИМ Радио» диджейлары көтә.



Мәүлидә апа Галәветдинова:

Журналны «Азат хатын» чагыннан беләм. Элек алдыра илек, әлбәттә. Соңгы елларда никтер өзелгән идек. Ярты елдан соң редакциянең үзенә килеп язылачакмын. Анда арзанрак, 322 сум гына диделәр. 



Рузилә Морсова:
«Питрәч районы Күн авылыннан һәр шимбә «Агропарк»ка килеп эремчек, каймак сатам. Күп итеп терлек асрыйбыз: 3 сыерыбыз, 4 үгезебез бар. Журналны ирем укыр дип яздырам».



Василә Мифтахова (Питрәч районы, Күн авылы) да журналызга язылды.



Илзирә Әхмәтҗанова. Казан.



Назилә апа Хәйруллина. Казан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар