Сәнгатебезне бөтенләй попсага әйләндереп бетермәсәк иде – Ришат Төхфәтуллин

Татар эстрадасының иң популяр җырчыларының берсе Ришат Төхфәтуллин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында соңгы арада татар эстрадасында вокал яктан авыр җырларның җырланмый башлавын билгеләп узды һәм моннан котылу юлы итеп сәнгать советлары эшчәнлеген атады. “Күзәтеп барам – җырчылар соңгы елларда бик җиңел юл сайлыйлар – попса стилендә җырлыйлар. Җиңел генә чыгып, фонограммага җырлап, алкышлар җыю белән канәгать булу дөрес түгел”, – диде ул.
Ришат Төхфәтуллин җырчы өчен бу жанрның да кирәк булуын аңлый, ул стильне үзенең дә яратуын әйтте. “Мин шоу-бизнес эчендә үзем дә кайныйм. Әмма репетуарга авыр җырларны да алам. Тамашачы җиңел җырны ярата дип әйтсәк, бу зур хата, минемчә. Татар сәнгатен поп стиленә төшерергә тиеш түгелбез, – диде ул. – Россиянең бөтен шәһәрләрен йөреп чыктык. Тамашачы кайда да сүзләрендә мәгънә, көендә моң булган җырларга өстенлек бирә”.
Ришат татар сәнгатенең үсеше өчен радиодагы сәнгать советларының тагын да сыйфатлырак, тагын да таләпчәнрәк булуы кирәклегенә басым ясады. “Миңа калса, ул шундый булмаса, татар сәнгате берничек тә үсә алмый. Беренче максат – вокалны тикшерү булырга тиеш. Җырлый алган җырчылар җырламый, җырлый алмаганнары акча түләп көне-төне радиодан зомбилаштыралар”, – ди ул, бүгенге эстрада дәрәҗәсе өчен борчылып.
чыганак: http://tatar-inform.tatar
тагын: http://syuyumbike.ru/yanalyklar/?id=154

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
Соңгы комментарийлар
-
25 февраль 2021 - 18:08Без имениУрыска кияъгщ чыкмаган инде ул , чыкса . ьщллщп тормас иде . Щнисе хат язган бит , алып кайтма авылга диеп . Димщк , рус егетенщ чыкмыйча , икенче берщъгщ , яратмаган кешесенщ чыккан кияъгщ дщ . Яратмаган кешесе булгач . улында яратмый инде , оныгында . Щ язылышы , чыннан да , килделе - киттеле . икенче тцрлерщк . матур итеп язарга була иде .Язмыш җиле
-
25 февраль 2021 - 05:31Без имениБик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.Тукталыш
-
24 февраль 2021 - 11:48Без имениХэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.