Логотип
Яңалыклар

“Сәләт” талантларга юл ача

Чатырларда яшәү, белем бирү мәйданчыклары, мобиль экологик йорт, талантлы яшьләр – болар барысы да быелгы “Сәләт” форумын сурәтли торган символлар. «Сәләт» Халыкара яшьләр белем бирү форумы быел бишенче тапкыр үткәрелсә, Биләр музей-тыюлыгында фестивальгә нигез салынуга инде 20 ел вакыт узып киткән.


Чара колачы белән узган елдагылардан калышмый. Мәсәлән, быел форумда катнашучылар саны 5 меңгә җиткән. Алар арасында фән олимпиадалары, төрле бәйгеләрнең җиңүчеләре – Татарстанның төрле шәһәр-районнарыннан җыелган 3500 укучы белән беррәттән, меңнән артык студент, чит илләрдән килгән 200гә якын милләттәшебез һәм күпсанлы кунаклар бар.



Мисал өчен, Американың Огайо штатында яшәүче Камилә Хафизова океан артыннан “Сәләт” форумында катнашу өчен махсус кайткан. “Биредә мин үземнең яшьтәшләрем белән татарча аралашам, инде бик күп дуслар табарга да өлгердем”, - ди V сыйныфны тәмамлаган Камилә Хафизова.

- “Сәләт” форумы - безнең өчен ел буе башкарылган эшләребезгә бер нәтиҗә. Быелгы юбилей елының төп яңалыгы шунда - бирегә килгән балаларның 70 проценты “Сәләт”тә әле беренче тапкыр. Алар өйләренә киләсе елда да “Сәләт”кә килү теләге белән кайтып китте, - ди “Сәләт” фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов.

Кечкенәдән тирә-юньне сакларга өйрәтәләр



Ел саен табигать кочагында уздырыла торган чараның быелгысы экологиягә багышланды. Сәлкешләрнең (“Сәләт” аланнарында ял итүче яшьләр) игътибарын күңел пакьлеге белән беррәттән, әйләнә-тирәнең чисталыгына да юнәлдерүләре шуның белән аңлатыла. Форумда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы да актив катнаша. Чараның табигать кочагында уздырылуы “Күңел экологиясеннән – табигать экологиясенә” дигән шигарьгә туры килеп тора.

Шуңа да быел сәлкешләр яшәгән шәһәрчек территориясендә чүп-чарны аерым җыю оештырылган. Ә махсус җиһазландырылган чатырда форумның һәр катнашучысы яки кунагы экология һәм әйләнә-тирәгә карата сакчыл мөнәсәбәт турында яңа белемнәргә ия була ала. Чарада мобиль экологик йорт та «төзелгән». Ул катнашучыларга кояш һәм җил энергиясе турында “сөйли”.


Форум дәвамында “Сәләт” ветераннарының Эшлекле форумы да үткәрелгән. Бу чара да – былгы яңалыкларның берсе.

Ел саен форумга Татарстан Президентының килүе күркәм гадәткә әверелде. Быел да Рөстәм Миңнеханов талантлы яшьләрне сәламләде.

- Бирегә ел саен сагынып киләбез. “Сәләт”нең Казанда да үз йорты булса, монда хәзер матур урыныгыз бар. Киләчәктә төрле программалар әзерләргә кирәк. Әгәр быел ул экология программасы булса, алдагы елда, бәлки, мәгълүмати технологияләргә өстенлек бирелер. Биредә яшьләргә зур мөмкинлекләр булдырылган, шуңа күрә аларның берсен дә кулдан ычкындырмагыз. Яшь чакта укымасаң, аннан соң белем алуы кыенрак булачак. Сезгә бик зур өметләр баглыйбыз, – диде Татарстан Президенты.



Рөстәм Миңнеханов киләсе елда форумны ике сменада уздырып, барлыгы 8 мең кеше җыю идеясен хуплады. «Минемчә, «Сәләт» - яшьләр өчен бик шәп мәйданчык. Ул инде бар, башкалар аны оештырырга теләсә дә, ул нәкъ шундый ук булмаячак», – диде республика җитәкчесе.

Республикабызда яшьләр белән эшләү, иц яхшыларны ачыклап, аларның сәләтен үстерү өчен тиешле шартлар тудырылган. Татарстанда интеллектуаль потенциал бик көчле. Республиканың күп кенә тармакларда алда баруы шуның белән дә бәйле.

“Сәләт” - мөмкинлекләр территориясе

Быел халыкара дәрәҗәдәге чарада Россия Дәүләт Думасының физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Марат Бариев та кунак булды. Аның фикеренчә, “Сәләт” һәрвакыт үсештә.

- Мин бүген Россия төбәкләрендәге милләттәшләребез белән генә түгел, АКШ, Австралия, Европа илләрендә яшәүче татар яшьләре белән дә аралаштым. Бу – “Сәләт”кә һәрвакыт ихтыяҗ булуын күрсәтә. Бер яктан, бу проектның татар телен үстерүдә ярдәме зур булса, икенче яктан, ул яшьләрнең үзара аралашуы, инновацион проектлар белән танышу өчен дә яхшы  мәйданчык, – диде Марат Бариев.

Аның фикеренчә, мондый форумнар күп булса, тагын да яхшырак булачак. Чөнки алар яшьләргә киләчәк һөнәрләрен сайлауда, көндәшлеккә сәләтле булырга ярдәм итә. Әгәр кеше “Сәләт” мәктәбен уза икән, аның мөмкинлекләре турында алдан ук әйтеп була.

 


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Медиа



 

 
 
http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар