Логотип
Яңалыклар

Скрипкачы Динә Закирова Instagramда татар ризыклары әзерләргә өйрәтә башлаган

Блоггерның инде 4 тапшыруы чыккан.

Г. Камал театры оркестры музыканты, скрипкачы Динә Закирова татар аудиториясенә интернетта аш-су пешерү турында видеоблог тәкъдим итә. Блоггерның инде 4 тапшыруы чыккан һәм яңаларын Яңа ел бәйрәмнәреннән соң көтәргә кирәк, ди Динә Закирова. “Татар видеоконтентында блоггерлар барлыкка килә башлады, әмма Аш-су рубрикасында, миңа калса, әле бу эш белән шөгыльләнүче юк. Минем максат шундый видеоларны татар телендә эшләп карау иде”, - ди ул.

Динә Закированың әйтүенчә, театр юбилеена бик каты әзерлек белән бәйле әлегә видеолар чыкмый тора. Шуңа күрә аның шәхси сәхифәсенә язылучылар яңа видеоларны түземсезлек белән көтәләр. Шуңа күрә аш-суның серләренә төшендерә торган видеоларны Яңа ел бәйрәмнәреннән соң көтәргә кирәк. Хәзергә барлыгы 4 чыгарылыш бар. Аларда ул сарык итеннән пешерелгән сумса, тутырылган скумбрия, KFCда ясала торган борычлы тавык канатлары, чәй ашы пешерергә өйрәтә. Блоггерның видеолары белән аның Instagram һәм ВКонтактедагы шәхси битләрендә танышырга мөмкин.

"Катлаулы, әмма кызык эш"

Аш-суны пешерергә өйрәтә торган видеоларны халыкка чыгарыр алдыннан, Динә Закирова әйтүенә, ул иң элек ул YouTube сайтына кереп, башка блоггерларның ярдәмлек-видеолары белән таныша. Җентекләп яңа ризыкны пешерүнең серләренә төшенә, шуннан соң аны үзе пешереп карый. Рецептны ошатса, үзенең тапшыруын төшерүгә керешә.

“Эшнең авырылыгы - берничә сәгатьне үз эченә алган пешерү барышын бер минут кысаларына сыйдыруда. Мин монтажны телефонда үзем ясыйм. Пешергән вакытта, гадәттә, өйдә үзем генә булам. Ризык әзерләнүне телефонга төшергәндә, аны ничек кенә, кая гына куймыйм. Кайвакыт гаджетны хәтта җепкә асып эшләргә, берничә дубль ясарга туры килә. Башкаларның мине берничә сәгать төшереп торырыга түземлекләре җитми. Моның өчен бик сабыр кеше булырга кирәк. Видеоны ясаганда иң мөһиме энтузиазм һәм хезмәтеңнән ләззәт алу”, - ди Динә Закирова.

"Безнең киләчәк Instagram да"

Татар милли ашларыннан өчпочмак, чәкчәк кебек киң таралган ризыклардан тыш, фольклор экспедицияләрендә җыелган, күпчелеккә билгеле булмаган милли ашларны җыйсаң, аны халыкка кайтарсаң да кызык булыр иде, ди Динә Закирова. “Бу рубрика башка кешеләрдә, журналистларда кызыксынучыларның артуы мине үземне дә алга таба үсәргә этәрә. Шуңа күрә эшемне дәвам итеп, бераз онытылган татар рецептларын да әзерләп карарга кирәктер дип уйлыйм”, - диде ул.

Иң элек үзе өчен генә башланган эш булса да, Динә Закированың шәхси сәхифәсен караучылар арткан, үзенең әйтүенчә, аларның саны 5 меңгә якынлаша. “Минемчә, телевизорны караучы кешеләр – ул күбрәк өлкәннәр. Безнең киләчәк Instagram да”, - дип саный ул.

 

сылтама: http://tatar-inform.tatar/news/2016/12/20/131423/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар