Логотип
Яңалыклар

Сириянең Югары мөфтие Әхмәд Бадр эд -Дин Хассун Югра җирлегендә

Тәүге елның көзге сентябрь аен Сургут татарлары, ХМАО-Югра мөселманнары тарихи истәлекле көн белән истә калдырыр. Чөнки Югра җирлеге беренче тапкыр хөрмәтле кунак – Сириянең Югары мөфтие Әхмәд Бадр эд -Дин Хассунны кабул итте. Әлеге җылы очрашу Сургут шәһәре хакимиятендә, Сургут җәмигъ мәчетендә , Сургут театры залында көн дәвамында барды. ХМАО - Югра Диния нәзарәте баш мөфтие Таһир Габделхак улы Саматов килгән кунакларны зурлап каршы алды, төбәктә яшәүче мөселман кардәшләрнең тормышы белән таныштырды.Илебезезнең, төбәктә яшәүче халыкның никадәр тыныч тормышта яшәүләре турында сөйләде. Килгән кунакларга зур рәхмәтен белдерде. 
- "Хөрмәтле мөхтәрәм кунагыбыз – Әхмәд Бадр эд-Дин Хассун, безне зурлап килгәнегез өчен Югра мөселманнары исеменнән Сезгә зур рәхмәтебезне әйтәбез. Алга табада очрашулар насыйп булсын, ике арада тынычлыкны саклап яшик диде". 



 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар