Логотип
Яңалыклар

Сигналларны ышанычлы кабул итү зонасы

14 октябрь көнне Татарстан Республикасында цифрлы телевидениегә күчәчәкләр. Әзерлек чараларын хәзердән күрә башлыйк.

Передатчикның куәтенә карап, төрле торак пунктларда сигналларны ышанычлы кабул итү зоналары төрле (сигнал тотрыклы булып, каршылыкларсыз кабул ителә торган зоналар).

Цифралы сигналларны ышанычлы кабул итү зоналарының радиуслары идеаль шартларда (кабул итү антеннасы ның биеклеге 10 метр, тигез урын, телебашня турыдан ачык күренә) болайрак:

-10 Вт –3 км чамасы;

-50 Вт – 5 км чамасы;

-100 Вт – 15 км чамасы;

-500 Вт – 25 км чамасы;

-1 кВт – 30-35 км чамасы;

-2 кВт – 35-40 км чамасы;

-5 кВт – 40-45 км чамасы.

Сезгә якын передатчикның куәтен шул карта.ртрс.рф. сайтыннан карап була. Үзегез яшәгән торак пунктны табып, башня сурәтенә басыгыз һәм экранда тиешле мәгълүмат чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар