​Шәһәр уртасында... «Каз өмәсе!»

Гөлчәчәк ФӘТХУЛОВА, 
Сургут шәһәре.  

Сургут шәһәре «Ак калфак» оешмасы татар хатын-кызлары милләттәшләребезне,  дусларыбызны халкыбызның онытылып барган матур бәйрәме – «Каз өмәсе» йоласы белән таныштырды. 

Вакыт дигәнең бик тиз уза. Ямьле җәйләрдән соң, алтын көзләр үтте, ап-ак кышлар җитте. Сургутта каз өмәсен гөрләтер вакытны зур түземсезлек белән көттеләр. 



– Казлар таптым. Әйдә, «Каз өмәсе» бәйрәмен ясыйк, балачакка бер кайтып килик, Гөлчәчәк, – дип сөенечле тавыш белән телефоннан шалтыратты Нурия ханым. – Сәгать унга килегез! Бөтенесен чакыр. Без Гөлсинә белән барын да әзерләп куйдык: чиләк, көянтәләр... Дания апаң чәйгә тәмнүшкәләр пешерәм диде. Нурания апаң каз коймагы пешереп күрсәтәм диде. Ә син без яраткан кош телеңне пешереп алып кил. Фидан хәзрәт догалар укып башлап җибәрергә ризалашты.


 
Бу матур бәйрәмне әллә күптән күрмәгәнгә, әллә читтә яшәп туган якларны сагынганга, ике дә уйлап тормыйча, бер тавыштан кызлар белән «киләбез» дидек. 



Урамда салкын кыш. Әмма беребез дә соңга калмыйча бәйрәмгә ашыктык. Эшне Фидан хәзрәт бисмиллалы изге догалар белән башлап җибәрде. Кызларыбыз түгәрәкләнеп утырып, бер-берсенең хәл-әхвәлләрен сорашып алганнан соң, халкыбызның борынгы җырларын җырлый-җырлый, үткәннәрне искә төшереп каз йолкырга кереште. Бу көнне хәркем үз урынында иде. Берәүләр каз йолыкса, икенчеләр табын әзерләде, коймак кыздырды, каз муеныннан, баш-аякларыннан телеңне йотарлык итеп өйрәле аш пешерде. Егетләребезгә дә эш табылды. Самавыр кайнатырга, йолкыган казларны эләргә, гармун тартып тирә-якка татар моңын тарату аларга йөкләнде. Каз йолкып, баш аякларны чистартып, чәйләп алганнан соң, кызларыбыз шәһәр буйлап барасы бар дип тормады, биек катлы йортларны үтеп, Обь елгасына казлар юарга, каз каурыйларын чәчеп кайтырга юл алды. Казлар юып, бәке буенда уен уйнап, җырлап-биеп арыганнан соң, өйгә кайтып, казларны урнаштырып, бергәләп түгәрәк өстәл артында ашка җыелдылар. Бик күңелле булды!
Дөрес, сургутлылар атна саен мондый бәйрәмнәрне оештырып тора. Сургут шәһәрендә «Ак калфак» җәмгыяте оешу, Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли-мәдәни оешмасының шәһәрдә бик актив эш алып баруы, бу инде халкыбызның йолалары, гореф-гадәтләре онытылмасын, яшьләребезгә үрнәк булсын, халыкны тагын да ныграк берләштерсен дип куелган олы максатларны чынга ашыру. Шөкер, бар эшне башлап йөрүче Нурия ханым кебекләр, мөхтәрият җитәкчеләре Р. Ульбеков, Риф Садыйков кебек чын татар җанлы егетләребез булганда мондый йолалар, бәйрәмнәр озак сакланыр! 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 16 гыйнвар 2021 - 17:49
    Без имени
    Энвэр бик вакытлы гаилэ корган. Кулдан кулга йоргэн хатын-кыз ана тин була алмас иде дип уйлыйм.
    Тиң ярым һәрвакыт янымда булган 
  • 18 гыйнвар 2021 - 19:50
    Без имени
    Сезнең хикәяләр , шигыйрьләрегез күпләрнекеннән өстен , бүген яза торганнардан ! Яңа үрләргә менәргә насыйп булсын . Илһам чишмәседәй челтерәп аксын иҗатыгыз
    Алсу күзлек
  • 18 гыйнвар 2021 - 21:54
    Без имени
    Жинел укыла, табигатнен матурлыгын Бик оста тасфирлагансыз, унышлар телимен!!!
    Ник ашыктың?
  • 20 гыйнвар 2021 - 15:10
    Без имени
    Гаеп итмэгез яратмаган ул сезне , яраткан яры булса гафу итэ ул, чын хэл булсада.Хатыгызны укыгач уз хэллэрем исеиэ тошеп ярсуландым, минем ирем улгэндэ эйтте мин сине яратмыйча яшэдем дип ,эле ничек аны искэ алырга яхшы иде диеп,нибар яхшы лыкларын оныттыды.Яратса кеошедэндэ суз тидертми, узе дэ эйтми.Нишлэргэне узегез хэл итегез гонахка баьмагыз, кын,гыр эш бик тиз беленэ ул.
    Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
Реклама
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...