Логотип
Яңалыклар

Шимбә көнне Казанда балалар Сабан туе була

25 июль көнне сәгать 12дә Казанның зооботаника бакчасында, «Болгар» радиосы белән берлектә, бәләкәй казанлылар өчен балалар Сабан туе үткәрелә. 

Зооботаника бакчасы сәхнәсендә татар эстрадасы йолдызлары катнашында бәйрәм концерты тәкъдим ителәчәк, мәйданда күңелле милли уеннар һәм эстафеталар үткәреләчәк. Бәйрәмгә килүчеләр понида һәм атта йөреп карый алачак. «Крейзика» кушаматлы сыер, кеше буйлы курчаклар кечкенә тамашачыларның күңелен күрәчәк, дип вәгъдәли бәйрәмне оештыручылар. Анда атаклы профессор Николя үзенең фәнни ачышы белән бүлешергә җыена.

Конкурсларда актив катнашучыларга исә истәлекле бүләкләр әзерләнгән.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/07/22/111498
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар