Шамаилләрегез булса, конкурста катнашыгыз

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте белән «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы «Минем гаиләмнең шамаиле» дип аталган икенче Россиякүләм конкурсы уздыра.
Конкурсның максаты – пыялага ясалган шамаилләрне популярлаштыру, яңа талантларны ачыклау, иҗади үсешкә ярдәм итү, борынгы шамаилләрне барлау һәм саклау. Ул дүрт номинациядә үткәрелә: «Традицион татар шамаиле», «Гаилә ядкәре», «График шамаил» һәм «Татар шамаиле техникасында ясалган рәсем». Конкурсның гомуми бүләкләү фонды 100 мең сум. Узган елгы конкурстан аермалы буларак, быел шамаил техникасында ясалган, әмма дини эчтәлектә булмаган картиналар да кабул ителә. Конкурста катнашу өчен анкета һәм фотографияләрне 2016 елның 20 апреленә кадәр http://info@dumrt.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Конкурс нәтиҗәләре буенча «Казан Кремле» музей-тыюлыгында күргәзмә оештырылачак.

Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Кремль, Кол Шәриф мәчете, Татар шамаиле галереясе, Ислам мәдәнияте үзәге.
Үткәрү вакыты: 21 май-5 июль, 2016 ел. 

Элемтә өчен:
ТР МДН матбугат хезмәте: (843) 264-60-38
Ислам мәдәнияты музее: (843) 567-81-25

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Гафу итә алмыйм сине, әни! – Апа, әни акылдан шашкан! Көзнең яңгырлы салкын бер көне иде ул. Мәктәптән туңып кайтып кына кердем, каршыма башлангыч сыйныфта укучы сеңлем Айзилә йөгереп килеп чыкты да, колагыма әнә шулай дип пышылдады.
    14607
    3
    177
  • Әллә?! Завод капкасы төбендә сезне бер карчык көтә дигән хәбәрне ишетүгә, Фәрһадның йөрәге чәнчеп алды, зиһене чуалды, күз аллары караңгыланды.
    11589
    2
    121
  • Үкенечле үткәннәр... Якшәмбе булса да, иртәдән телефон шалтырады. Башкаларның иртәнге йокысы бүленмәсен дип, атлас халатын тәненә элеп кенә җибәрде дә, телефонын алып балконга йөгерде. Телефонның теге ягында карлыккан ир кеше тавышы ишетелде:
    8843
    2
    94
  • Балагызны үзем карап торам! - 1 Кызлары туганнан бирле Аида белән Тимурның иртәсе гел бертөрле башлана хәзер. Тимур иң беренче булып уяна да, нәни кызы белән төне буе бала караваты яныннан китмәгән хатынын уятмаска тырышып, аш бүлмәсенә чыга. Иртәнге ашны ашагач, кереп битләреннән генә пәп итеп ала да эшкә китә.  Подъез ишегеннән чыгуга телефоны пипылдаганына да ияләште ир. Ул беренче  катка төшеп җиткәнче, хатыныннан уңышлы көннәр теләп смс килеп җитә. Ә ул телефонын алып «Рәхмәт!» яза. Бүгенге иртә дә нәкъ шулай башланды.
    4610
    7
    85
  • Гафу итә алмыйм сине, әни! 2 Шулай да ул ЗАГСка килгән иде. Без машинадан төшүгә яныма килде. – Син ... монда? – гаҗәпләнүемне яшерергә дә теләмәдем.
    5223
    4
    75
Реклама
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...