Сез әле Бөтенроссия халык санын алу кампаниясендә катнаштыгызмы?

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында журналистлар өчен узган матбугат конференциясендә Бөтенроссия халык санын алу кампаниясенең азаккы көннәре турында сөйләштеләр. 

 15 октябрь көнне башланган Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе ахырга якынлашып килә. Ул 14 ноябрь көнне инде төгәлләнәчәк. Бу кампания алдагыларыннан үзенең шактый озаграк баруы белән дә аерылып тора. Моннан алдагы халык санын алу кампаниясе 2010 елда узган иде һәм ул ун көнгә генә сузылды.
Татарстан Республикасы буенча Дәүләт статистика Федераль хезмәте Территориаль органы җитәкчесе Наталья Гатауллина үзенең гражданлык позициясен әле үтәргә өлгермәүчеләрне шушы соңгы көннәрдә сораштыруда катнашырга чакырды. 
– 2010 елдан соң инде байтак вакыт узды. Аннан соң республикада бик күп үзгәрешләр булды. Сораштыруда катнашу, анкета сорауларына җавап бирү һәр гаиләнең тормыш шартлары турында да белергә ярдәм итәчәк, – диде ул. – Җавапларга  карап, яңа милли һәм социаль проектларга нигез салыначак, күпме мәктәп, балалар бакчасы, клуб кебек социаль объектлар төзергә кирәклеге хәл ителәчәк. Менә шуның өчен дә  Бөтенроссия халык санын алу кампаниясеннән читтә калырга ярамый. Республика өчен һәркем кадерле. 

Бөтенроссия халык санын алу кампаниясенең нәтиҗәләре 2022 елның ахырында гына билгеле булачак. 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
    7023
    2
    49
  • Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
    7826
    0
    36
  • Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
    4111
    0
    34
  • Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
    2128
    0
    32
  • Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде... 
    1896
    1
    23
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда