Логотип
Яңалыклар

«Үсеш партиясе» исемлеге лидеры сайлау югары дәрәҗәдә уза дип саный

Олег Коробченко үзе белем алган 25нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә оештырылган участокка килде.

Олег Коробченко үзе белем алган 25нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә оештырылган участокка килде.

Чаллы Шәһәр Советы депутаты, «Үсеш партиясе» («Партия РОСТА») исемлеге лидеры Олег Коробченко алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлауда тавыш бирде.

Ул үзе белем алган 25нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә оештырылган участокка килде. «Бүген участокка килеп, үз тавышыңны бирү өчен искиткеч матур көн. Чаллыда яшәүче һәркем үз вакытының берничә минутын гына булса да сарыф итәргә һәм тавыш бирергә тиеш дип саныйм. Чөнки республикабызның киләчәге нәкъ менә шуңа бәйле», - диде Коробченко журналистларга.

Олег Коробченко участокка чәчәк гөлләмәсе тотып килде. Ул аны бүген туган көнен билгеләп үтүче мәктәп директоры Лариса Кузавковага бүләк итте.

Бүген, 8 сентябрьдә, Татарстанда Дәүләт Советына сайлаулар уза. Республикада яшәүчеләр ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлый. Парламентта 100 урынга сигез сәяси партиядән 430 кандидат, шулай ук үз-үзен күрсәтүчеләр дәгъва кыла.

«Үсеш партиясе» сайлауларга 12 кандидаттан торган партия исемлеге, шулай ук бермандатлы бер кандидат тәкъдим итте.

Тавыш бирүне 103 төбәк һәм федераль гаммәви мәгълүмат чарасы яктырта. Сайлауларда күпсанлы күзәтүчеләр (кайбер участокларда 25 кешегә якын) эшли.

Фото: Салават Камалетдинов

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/08/193080/

 

Теги: Сайлаулар–2019 Выборы–2019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар