Логотип
Яңалыклар

Сентябрьдә Казанга кул эшләре осталары җыелачак

29-30 сентябрьдә Казанда «Хатын-кыз кулы белән» дип аталган Бөтенроссия декоратив-гамәли сәнгать фестивале узачак. Анда Россиянең 85 төбәгеннән килгән осталар катнашачак. Фестиваль Татарстан Республикасының сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәме белән оештырыла. «Хатын-кыз кулы белән» фестивале ул – милли гамәли сәнгать үрнәкләре күргәзмәсе дә. Монда осталарга Россия халыкларының гәмәли сәнгать төрлелеген күрсәтү мөмкинлеге ачылачак.

 
Фестивальнең максаты:
Россия халыклары җитештергән товарларның милли төрлелелеген һәм байлыгын күрсәтү;
Россия халыклары мәдәни мирасының матди һәм рухи кыйммәтен саклау;
Россия Федерациясе төбәкләренең милли асылларын һәм милли төрлелеген күрсәтү;
Россиянең күп милләтле халкы җитештергән товарларның милли үзенчәлекләрен ачып бирү;
Төрле диндәге хатын-кызларны бергә туплый торган мәйданчык булдыру;
Хатын-кызларга социаль яктан активрак булырга ярдәм итү;
Россия базарына үзебездә җитештерелгән яңа товарлар кертү;
Гамәли сәнгать өлкәсендә, фольклор стилендәге киемнәр тегү өлкәсендә яңа талантлар, яңа исемнәр ачу;
Россия җәмгыяте үсешендә яңа юнәлешләр һәм тенденцияләр булдыру;
Үз җитештерүчеләребезгә ярдәм итү, һөнәрчеләребезнең товарларын илнең эчке һәм тышкы базарларына чыгару.
«Хатын-кыз кулы белән» фестивалендә катнашырга теләге булган осталар www.handswomen.ru сайтына кереп, теркәлә алалар.
 
Проектны оештыручы – «ЗурАрт» Мәдәни инициативаларга ярдәм итү фонды.
 
Телефоннары: +7(968)441-84-51; +7(967) 148-38-32
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар