Логотип
Яңалыклар

СЕНТЯБРЬДӘ КАЗАН ТАГЫН ГӨРЛӘЯЧӘК!

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Татаркино»директоры, Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең башкарма директоры Миләүшә Ләбиб кызы АЙТУГАНОВА журналистлар өчен матбугат конференциясе уздырды.

Ул сентябрьдә Казанда узачак халыкара мөселман киносы фестиваленә әзерлек чаралары турында сөйләде.

Быел XIV Фестиваль 4 –10 сентябрьдә «Мәдәниятләр диалогы аша – диалоглар мәдәниятенә» девизы белән узачак.  Ачылыш тантанасын гадәттәгечә КРК «Пирамида»да, ә ябылуны «Эрмитаж» концерт-холлында үткәрү каралган. Ә төп программа «Ривьера» күңел ачу комплексы кинотеатрында барачак: берьюлы өч залда конкурс һәм конкурстан тыш фильмнар күрсәтеләчәк, фестивальне тәкъдим итү дә шунда планлаштырылган. Параллель программа «Мир» кинотеатры мәйданына билгеләнгән. Быел катнашырга теләк белдерүчеләр моңарчы күрелмәгәнчә күп: 56 илдән 967 заявка! Конкурс программасында тулы метражлы, кыска метражлы уен фильмнары, тулы метражлы, кыска метражлы документаль фильмнар, яшь Россия, милли конкурс номинацияләрендә һәркайсында 10 ар фильм катнаша. «Россия – Ислам дөньясы», «Мәдәниятләр диалогы», «Балалар фильмнары», яшь кинематографистлар эшләре программалары конкурстан тыш катнаша. Шунда ук мисыр, япон, монгол, һинд киносы көннәре дә үтәчәк.

Михаил Пореченков, Ирина Алферова, Екатерина Климова, Камил Ларин, Марат Башаров, Эммануил Виторган белән кызыклы очрашулар көтелә. Америка актеры, «Эмми», «МТV», АКШ Киноактерлары гильдиясе  премияләре иясе Дэнни Гловер Фестивальнең почетлы кунагы булачак.
Шулай итеп, сентябрьдә Казаныбыз тагын гөрләячәк!

фото: https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/09/167505/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар