Логотип
Яңалыклар

«Сөембикә»дә яңалык!

 «Сөембикә» журналын бер елдан артык җитәкләгән Гөлнара САБИРОВАның «Ватаным Татарстан» газетасына баш мөхәррир итеп билгеләнүе күпләргә мәгълүм инде.  

Бүгеннән журналда җитәкче-баш мөхәррир вазыйфасын вакытлыча Лариса МАЛИКОВА  башкарачак.  

Ул безнең үзебезнең кеше! Моңарчы «Сөембикә»дә җаваплы сәркатип булып эшләде. Эзләнүчән, тырыш, креатив! «Татарстан Республикасының матбугат һәм массакүләм коммуникацияләренең атказанган хезмәткәре» дигән мактаулы исеме бар. Иң мөһиме – ул «Сөембикә»не ярата! «Сөембикә» дип яна! Аның турында бик озак сөйләп булыр иде...  

Без хезмәттәшебезгә чын күңелдән уңышлар телибез!  

Үзебезгә уңышлар телибез!  

Хәерле сәгатьтә!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яңа җитәкче белән дә "Сөембикә" журналына, киләчәктә дә, үз кыйбласына туры калырга насыйп булсын! Лариса МАЛИКОВАга, журналның тырыш хезмәткәрләренә - уңышлар!

    Хәзер укыйлар