«Сөембикә» журналында түгәрәк өстәл

«Сөембикә» журналы редакциясе түгәрәк өстәл артында гамьле әңгәмә – «Әдәби әсәрләрдә хатын-кызның урыны» дигән темага зур сөйләшү оештырды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, «Ак калфак» Бөтентатар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, «Сөембикә» журналының баш мөхәррире Ләйсән Юнысова, язучылар Зиннур Мансуров, Вакыйф Нуриев, Эльмира Шәрифуллина, Асия Юнысова һәм редакция хезмәткәрләре катнашты. Узган ел Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Татарстан Язучылар берлеге «Татар җәмгыятендә һәм гаиләдә хатын-кызның урыны» дигән иҗади бәйге игълан итеп, бу актуаль теманы кузгаткан иде инде. Инде конкурс тәмам, җиңүчеләр билгеле. Түгәрәк өстәл артындагы сөйләшүдә әлеге конкурс нәтиҗәләре, гомумән әдәбиятта хатын-кыз образын чагылдыру буенча кызыклы фикерләр, бәхәсле мәсьәләләр яңгырады. Бу хакта журналның май саныннан тулырак укый аласыз.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
Бүләк Уфада яшәп иҗат итүче язучы Дилә Булгакова хикәяләрендә нечкә хис, драматик лиризм өстенлек итә, геройның иң тирән күңел кичерешләре ачыла. Укучылар аның шигырьләрен, нәсерләрен, балалар өчен язылган әкиятләрен дә яратып кабул итә. Ә аның шигырьләренә язылган «Кыр казлары», «Сагынам», «Үпкәләмә» кебек җырлары халык арасында бик популяр.
Соңгы комментарийлар
-
13 апрель 2021 - 20:30Без имениРэхмэт тэрбиягэ алган кешелэргэ ,ходай аларга сэламэтлек бирсен ,олы йэрэкле киң кунелле кешеләр чит сабыйларны үз баласы кебек кадерлэп тэрбиялиБалаларын тууга ташлаган әниләр начармы, әллә... яхшымы?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.