Логотип
Яңалыклар

«Сөембикә» журналы хезмәткәрләре студентлар белән очрашты

Коллегалар очрашуы

 

«Сөембикә» журналы хезмәткәрләре Казан федераль университетының татар журналистикасы кафедрасы студентлары белән очрашты.

 

Очрашуда I, II һәм IV курс студентлары катнашты. Алар каршында «Сөембикә» журналының баш мөхәррире Ләйсән Юнысова чыгыш ясады. Сөйләшүдә сүз башлыча студентларның журнал тормышында ничек катнаша алулары турында барды. «Сөембикә» журналының сайты сезнең кебек яшьләр өчен иксез-чиксез мөмкинлекләр ача, – диде үз чыгышында Ләйсән Рәфикъ кызы. – Ул сезгә каләмегезне чарларга да, үзегезне күрсәтергә дә, тәҗрибә тупларга да ярдәм итәр».

Очрашуда катнашкан һәр студент «Сөембикә» сайты өчен нинди темага язма тәкъдим итәргә теләве белән дә уртаклашты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар