«Сөембикә» журналы Чаллы шәһәрендә булып кайтты.

Муса Җәлил исемендәге үзәкләштерелгән шәһәр китапханәсе оештырган «Буыннардан килер безгә кирәк җылы» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәгә чакырулы идек.
Иртән иртүк «Күңел» радиосында булып, турыдан-туры эфирда бер сәгать буе тыңлаучылар белән аралашырга өлгердек. Студиягә шалтыратучылар арасында «Сөембикә»нең даими укучылары да булды. Нурия исемле апа, мәсәлән, журналны «Азат хатын» чагыннан ук алдыруын, яратып укуын әйтте. Анурбик әфәнде исә журналның яңартылган сайты өчен сөенүен белдерде, «Сөембикә»нең электрон версиясенә ничек язылырга икәнен тыңлаучыларның исенә төшерүебезне сорады.
Чаллы шәһәренең 35 нче мәктәбендә укучылар һәм укытучылар белән үткән очрашу да күңелдә җылы тәэсирләр калдырды. Шәһәр балаларының саф татарча сөйләшүләрен, әдәпле-тәүфыйклы булуларын күреп сөендек. Аларның сорауларына җавап бирдек.
Кичен Чаллы татар дәүләт драма театрында узачак чарага җыелдык. Ул шушы көннәрдә узачак Әниләр көненә багышланган иде. Бишек җырларын искә төшердек, сабыйларыбыз шуларны тыңлап үссен дигән теләк теләдек. Кичәдә Чаллы шәһәре татар җәмәгатьчелеге, язучылар, журналистлар катнашты.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
Соңгы комментарийлар
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.