«Сөембикә» журналистлары «Татар рухы һәм каләм» бәйгесендә җиңде!

Җиңүчеләргә тантаналы шартларда бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Бәйге берничә номинациядә узып, алар арасында «Сөембикә» журналыннан да ике журналист бар. Коллегаларыбыз Гөлнур Сафиуллина – «Үрнәк татар гаиләләре», Фәнзилә Мостафина «Татар халкының тормыш-көнкүреш, гореф-гадәтләрен һәм йола-бәйрәмнәрен яктырту» номинацияләрендә җиңүче булды. Аларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан республикасының «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эльвира Әхмәтова, Татарстанның Дәүләт Советынын фән, мәгариф, милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең Беренче урынбасары, «Татар рухы һәм каләм» татар журналистлары бәйгесенең жюри рәисе Данис Шакиров, Татарстанның халык шагыйре, Татар рухы һәм каләм бәйгесенең жюри әгъзасы Марсель Галиев, «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире, Татар рухы һәм каләм бәйгесенең жюри әгъзасы Минназим Сәфәров, Бөтендөнья татар конгрессы Фонды директоры Сәрия Зиннәтова котлады. Бәйрәм тантанасы Татарстан сәнгать осталары чыгышы белән бергә үрелеп барды.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
-
19 гыйнвар 2021 - 12:03Без имениУзена килешканен таба гына алмый индеЗәйнәбкә кызыл иннек нигә кирәк?
-
18 гыйнвар 2021 - 18:58Без имениАнвэрне ул яратмаган дус кына итеп Кабул иткэн бергэ булсалар да Тора алмаслар идеТиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
18 гыйнвар 2021 - 11:14Без имениАВЫР КАЙГЫГЫЗНЫ УРТАКЛАШАМ'МИНЕМ БАШТАН УТТЕ БИК АВЫР ЯКЫННАРНЫ АМИНЮГАЛТУ..УРЫННАРЫ ОЖМАХТА БУЛСЫН!УЗЕГЕЗГЭ ТУЗЕМЛЕК ХЭМ САБЫРЛЫК!🙏🙏АМИН!!Әнвәр Нургалиев гаиләсендә зур кайгы
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.