​«Сөембикә» – Болгарда

12 майда Спас районында китап бәйрәме, матбугат бәйрәме узды.

Болгардагы 1 нче мәктәпкә ул көнне районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр җыелган иде. Татарстан китап нәшрияты баш редакторы шагыйрь Ленар Шәех, язучы һәм журналист Дания Гайнетдинова, дәреслекләр авторы Николай Максимов, «Сөембикә» һәм «Салават күпере» журналистлары Эльмира Закирова, Гөлназ Ярмиева чыгышларын игътибар белән тыңладылар. Рус телле балаларны ничек татарча сөйләшергә өйрәтергә? Туган телебезне, милли традицияләрне ничек саклап калырга? Матур әдәбият, матбугат аша ничек зәвык тәрбияләргә? Очрашуда боларның һәркайсына җавап табарга була иде. Соңыннан «Сөембикә», «Салават күпере» журналлары, аларның эчтәлеге, күтәргән проблемалары белән якыннан таныштылар.   

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...