Логотип
Яңалыклар

Сайлауларда Татарстан тәҗрибәсе

Татарстан Республикасы Үзәк Сайлау Комиссиясе әгъзалары өчен «Татарстан сайлаучысы» дигән махсус мобиль кушымта әзерләнгән.

Узган атнада Россия Федерациясе Үзәк Сайлау Комиссиясенең утырыш булган иде. Анда сайлауларга әзерлек турында сүз барды. Видеокүпер аша утырышта Татарстан Песпубликасы Үзәк Сайлау комиссиясе председателе Шәһиәхмәтов Мидхәт Рәфкатович та катнашты. «Татарстанда сайлаулар вакытында видеокүзәтү торышы ничек булачак?» – дигән сорауга ул түбәндәгеләрне сөйләде. Аның сүзләренчә, Татарстанда барлыгы 2762 сайлау участогы бар. Аларның 175 ндә электрон тавыш бирү комплексы – КЭГ кулланылачак. 30 КЭГ Владимир өлкәсеннән кайтартыла. Әлеге җайланмаларны район һәм шәһәрләрдәге зуррак участокларга урнаштырачаклар. Ә видеокүзәтү җайланмаларына килгәндә, участок сайлау комиссияләренең 75 проценты 11 сәяси партиядән һәм иҗтимагый оешмалардан булган вәкилләр. Сайлау комиссияләрендә катнашучыларның барысы да алдан ук әзерлек узып, «Татарстан сайлаучысы» дип аталган махсус мобиль кушымта белән эш итә. Әлеге кушымта сайлаулар барышындагы хилафлыкларны видеога төшереп, Үзәк Сайлау Комиссиясенә юллау мөмкинлеген дә бирә. Сайлаулар барышын күп сандагы күзәтчеләр дә тикшереп торачак. Шулай ук аларга да махсус урыннардан видеога төшерү мөмкинлеге бирелә, дип аңлатты Мидхәт Рәфкатович. Әлеге яңалыкны Россия Федерациясе Үзәк Сайлау Комиссиясе председателе урынбасары Николай Булаев та югары бәяләде, киләчәктә бу тәҗрибәне федераль дәрәҗәдә куллануның да урынлы булуын әйтеп китте.

Сентябрьдә узасы сайлауларда Татарстаннан 11 сәяси партия үз кандидатларын тәкъдим итә. Барлык кандидатлар саны 565.

Теги: Сайлаулар 2019 Выборы 2019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар