Логотип
Яңалыклар

«Сайлауда тавыш бирергә чират торганнарын күргән юк иде әле»

«Сайлауда тавыш бирергә чират торганнарын күргән юк иде әле»«Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплесында эшли торган мәгълүмат үзәге журналистлары каршында «Иҗтимагый-сәяси тикшеренүләр үзәге» коммерсиячел булмаган оешмасының Президенты Алексей МАХЛАЙ чыгыш ясады.

«Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплесында эшли торган мәгълүмат үзәге журналистлары каршында «Иҗтимагый-сәяси тикшеренүләр үзәге» коммерсиячел булмаган оешмасының Президенты Алексей МАХЛАЙ чыгыш ясады. Ул бүген Татарстанда, сайлау участокларында алган тәэсирләре белән уртаклашты.

– Без 7 участокта булдык, – диде ул. – Тавыш бирү ничек оештырылган, тавыш бирү кайда ничек бара – шулар белән таныштык. Комиссия әгъзалары белән сөйләштек. Алар бар да үз эшләрен белә, әзерлеклеләр. Күбесе – укытучылар. Арада башка һөнәр ияләре дә бар. Аерым алганда Казанның 143, 144, 19 нчы сайлау участокларында булдык. Константиновка бистәсендәге – 441, 442 нче, Питрәчтәге 240 нчы сайлау участогын карадык. Казанда иртәнге якта, сәгать 9га тавыш бирүчеләр азрак иде әле. Ә Контантиновка бистәсендә инде унберенче яртыга халыкның 25% тавыш бирергә өлгергән иде. Мин хәтта анда тавыш бирергә килүчеләрнең чиратта торганын да күрдем. Соңгы елларда беренче тапкыр бу күренеш белән очраштым! 86 яшьлек Сания апа белән сөйләштек. Икенче каттагы тавыш бирү участогына үзе менеп бара иде: "Өегезгә килербез, диделәр, мин ризалашмадым, – диде ул. – Үзем барам дип әйттем. Улыма озатырга да рөхсәт итмәдем". Бу очрак тавыш бирүчеләрнең гражданлык бурычын үтәүгә ничек җаваплы каравы турында сөйли. Питрәчтә дә халык белән аралаштык. Кандидатларның исемнәрен – барысын беләләр: алар белән зур эш алып барылганы күренеп тора. Бу куандыра! Күзәтүчеләр белән дә сөйләштек. «Сайлау беткәч нишлисез, сайлау участогы ябылгач кайтып китәсезме?» – дип сорадык. Юк, китмибез. Без әле тавышлар саналгач кына таралабыз, – дип җавап бирделәр. Сайлауда тавыш бирүчеләр саны югары булыр дип өметләнәм. Юк, китмибез. Без әле тавышлар саналгач кына таралабыз, – дип җавап бирделәр. Сайлауда тавыш бирүчеләр саны югары булыр дип өметләнәм. 

Теги: Сайлаулар–2019 Выборы–2019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар