Логотип
Яңалыклар

«Сайлаучылар көчле дәүләт вәгъдә итүче өчен тавыш биргән»

Казанда сайлаучыларның 80,9 проценты президент сайлавында Владимир Путин өчен тавыш бирүен белдергән.
Бу әле рәсми саннар түгел, экзитпол (социологларның сайлаучылар участоктан чыкканда уздыра торган сораштыруы) нәтиҗәләре генә. Бу хакта журналистларга КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, КФУ каршындагы иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча эксперт Советының җаваплы сәркатибе Андрей Большаков белдерде. «13,5 мең кеше сораштырылган. Күпчелек сайлаучы кем өчен тавыш бирүен яшермәгән», – дип билгеләп үтте ул. Экзитпол нәтиҗәләре мондый: 0,4% кеше – Бабурин; 10,1% – Грудинин; 4,5% – Жириновский; 80,9% – Путин; 1,6 – Собчак; 0,3% – Сурайкин; 0,4% – Титов; 0,9% Явлинский өчен тавыш биргән. 0,9% кеше сайлау бюллетенен бозуын әйткән.
Казан милли тикшеренү технологик университетының «Дәүләт, муниципаль идарә һәм социология» кафедрасы мөдире Андрей Тузиков экзитпол нәтиҗәләренең элек уздырылган сораштыру нәтиҗәләренә тәңгәл килүен белдерде. «Бездә халык патриот. Шуңа күрә күпчелек көчле дәүләт, актив тышкы сәясәт вәгъдә итүчеләргә тавыш биргән. Бу – көтелгән нәтиҗә», – дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар