Логотип
Яңалыклар

Сайлау участокларында сайлаучылар бик күп, алар чиратта тора - Әгъзәм Гобәйдуллин

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе сайлауларда үз тавышын лаеклы кандидатка һәм сәяси партиягә биргән.

Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин сайлау участогында булып, үз тавышын биргән. Сайлаучыларның кәефе яхшы, диде ул үген республика Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат конференциясендә.

“Мин инде сайлауларда булдым һәм үз тавышымны лаеклы кандидатка һәм лаеклы сәяси партиягә бирдем. Эш штатлы режим кысаларында бара”, - диде ул.

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе билгеләп үткәнчә, шактый татарстанлы инде сайлау участокларына килгән.

“Сайлау участокларында сайлаучылар бик күп, алар чиратта тора. Кешеләрнең кәефләре яхшы, барлык участоклар да сайлау процессына әзер. Сайлаучылар никадәр күбрәк килггән булса, сайланган хакимиятнең дә дәрәҗәсе шул кадәр югарырак булачак”, - диде ул.

Әгъзәм Гобәйдуллин хәбәр иткәнчә, Республикада барлыгы 2812 сайлау участогы ачылган. Сайлау комиссияләрендә 21 меңнән артык кеше эшли. Барлыгы 2 млн 860 мең 370 сайлаучы теркәлгән.

чыганак - http://tatar-inform.tatar/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар