Логотип
Яңалыклар

Сайлау тыныч узды дип әйтә алабыз

Бердәм мәгълүмат үзәгенә журналистлар янына очрашуга килгән Татарстан үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев шулай дип белдерде.

Бердәм мәгълүмат үзәгенә журналистлар янына очрашуга килгән Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев шулай дип белдерде.
– Быелгы катлаулы чорда – пандемия вакытында сайлауларны уңышлы оештырып чыктык дип әйтә алам. Яңа гына Татарстанның Сәламәтлек саклау министры белән элемтәдә булдык. Ул сайлау участокларында үзләре ягыннан инцидентлар булмавын әйтте. МВД штабында да шул ук сүзләрне кабатладылар.
Бүген «Кайнар линия» буенча 537 мөрәҗәгать кабул иттек. Аның 352 е журналга теркәлде. Мөрәҗәгать итүчеләрнең 40 гына үзем шалтыратып җавап бирдем. Үзләренең сайлау участоклары кайда икәнен белешәләр, прививка, транспорт турында сорыйлар, сайлау участогының эш сәгатьләре белән кызыксыналар. 131 заявка өйдә тавыш бирү белән бәйле иде. Минем үземә шәхсән мөрәҗәгать итүчеләр дә булды. Һәрберсе турында соңрак отчет бирербез – аларга нинди җаваплар бирелгәнен ишетерербез. 
Бу сәгатьләрдә сайлау участокларында тавышларны санау бара. Берничә бюллетень булган участокларда – мәсәлән, Түбән Камада алар дүртәү – санау озаграк  барыр дип уйлыйм. Күп участокларда иртәнге сәгать 4-5 ләр тирәсендә инде протоколлар әзер була: беренче нәтиҗәләр булу белән хәбәр итәрбез.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар