Логотип
Яңалыклар

Сайла һәм бушлай концертка бар

Сайлауга бардыңмы? Бүген республикада бердәм сайлау көне. Бүген иртәнге сәгать җидедән республикада 2811 сайлау участоклары эшли башлады.

Сайлауга бардыңмы? Бүген республикада бердәм сайлау көне. Бүген иртәнге сәгать  җидедән республикада 2811 сайлау участоклары эшли башлады. Республика  Дәүләт Советына  депутатлар сайлавына 7 партия үз кандидатларын күрсәткән. Барлыгы 430 кандидат теркәлгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган беренче матбугат очрашуында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. Дәүләт Советына 100 депутат сайлана. Аларның яртысы бердәм округтан, яртысы  бер мандатлы округлардан. Республикада бүген 41 районда җирле үзидарәләргә дә 198 депутат та сайлыйлар. Сайлауларда  «Мобиль сайлаучы» кушымтасы механизмы да эшли. Аннан 32 мең сайлаучы кулланган. «Бу әлеге механизмның  уңайлы булуын күрсәтә», – дип белдерде Мидхәт Шаһиәхмәтов. Ул шулай ук  республиканың сайлау участокларында 18 мең күзәтүче эшләгәнен әйтте. Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы белдерүенчә, сайлауларны уздыру өчен барлык шартлар да булдырылган.  «Көн җылы, рәхәт, бердәм сайлау көне дә бик тыныч узар», – дип ышанычын белдерде рәис. Казанда сайлау уңаеннан «Казан Арена» стадионы янында зур концерт оештырыла. Анда Татарстан һәм Россиянең танылган эстрада йолдызлары – Гүзәл Уразова,  «Волга-Волга», Дана Соколова, «Ночные снайперы»,  Диана Арбенина,  «Любэ» төркемнәре чыгыш ясый.   Мидхәт Шаһиәхмәтов республиканың башка шәһәрләре һәм районнарында да бәйрәм концертлары узачагы хакында әйтте. Татарстан Республикасы Бердәм мәгълүмат үзәге бүген көне буе эшләячәк. Анда  151 журналист теркәлгән.

Теги: Сайлау-20109 Выборы-2019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар