Логотип
Яңалыклар

Сау бул, чемпионат!

Бүген футбол буенча дөнья чемпионатының Казандагы матбугат үзәге үз эшен төгәлләде. Чемпионат тәмам, җиңүче команда билгеле. Бераз ямансу да. Инде шәһәр урамнарын тутырып, халыкны җилкендереп, футбол җанатарлары йөрмәс, чат саен баскан ак күлмәкле полиция хезмәткәрләре дә алай ук мөлаем елмаймас... 
Алай да күңелне төшермик, тормыш дәвам итә. Монысы узса, алда тагын яңа чаралар булачак әле. 

34 көн Казан зур вакыйгалар дулкынында яшәде.
«Казан-Арена» стадионы дөнья чемпионатының 6 матчы узды.
Шәһәребезгә футбол буенча ике дөнья чемпионы килде, капкага 19 туп кертелде.
Казан 800 мең җанатарны кабул итте, аларга 2 500 волонтер ярдәм күрсәтте. 
Татарстанда Австралия, Япония, Колумбия футбол командалары яшәп, матчка әзерләнде.
Матч барган көннәрдә тимер юл вокзалына җанатарларны бушлай йөртүче бишәр поезд килеп туктады. 
Казан һава аланы 16086 рейсны кабул итеп, озатып калды. 
Җанатарлар фестивале 254448 тамашачыны сыйдырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар