Логотип
Яңалыклар

Сатып алып ремонт ясаган фатирлары чит кешенеке булып чыккан

Чаллыда кечкенә балалары булган гаилә ут эчендә яши. Суд юлын таптау сәбәпчесе: икенчел торак базарынннан ипотекага алган өч бүлмәле фатир.


 Чаллыда кечкенә балалары булган гаилә ут эчендә яши. Суд юлын таптау сәбәпчесе: икенчел торак базарынннан ипотекага алган өч бүлмәле фатир.
 Бертуган апа белән сеңел  әниләреннән калган мирас – фатир сата. Сату-алу уңышлы уза, ачкычны яңа хуҗаларга тапшыралар.  
Фатирга ремонт ясап яши башлаганнан соң, яңа хуҗаларга судка повестка килеп төшә.  Алыш-бирештә катнашмаган туганнарның берсе аларны судка бирә.  Аның сеңлесе мирасны сатканда ышаныч кәгазе белән эш итә. Иск бирүче үзе хроник авырудан җәфа чигә, психоневрологик диспансерда  исәптә тора, үзенең нәрсәгә ышаныч кәгазе биргәнен тулысынча аңлап бетермәгән.  Шуңа күрә ул бердәнбер тору урыннан колак кага. 


Нәтиҗәдә, судта нотариуста язылган ышаныч кәгазе яраксыз дип табыла һәм фатирның яртысы авыру хатын милке дип карар чыгарыла. Балалы  яшь хатын киредән үз фатирына пропискага керә, милеккә хокукын  рәсмиләштерә. Әлегә фатирга күченмәгән. 


Фатир сатып алган кешеләр үз фатирларын кире кайтарыр өчен кабинетлар буйлап йөри.  Әлеге хәлдән чыгу юлы эзләп, караклык факты буенча  туганнарның кечесенә карата шикаять язалар. Әмма полиция аларның шикаятен кабул итми.  Ольга Галимҗанова прокуратурада да була. Аны тыңлаганнан соң шалтыратырбыз дип вәгъдә бирәләр.  


Әлеге хәлне интернеттан укып белгән төрле шәһәрдә яшәүче белгечләр гаделлекне табу өчен  гаиләгә ярдәм итәргә теләк белдергән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар