Санкт-Петербург татар яшьләре милли тематиканы чагылдырган өстәл уеннарын популярлаштыра

Санкт-Петербург татар яшьләре милли тематиканы чагылдырган өстәл уены демоверсиясен әзерләгән. Уен “Акыллы көрәш” дип атала. Бу хакта Санкт-Петербург татар яшьләре берләшмәсе рәисе – тумышы белән Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәре егете Наил Шабанов сөйләде.
“Акыллы көрәш” уены нигезендә - татарның үткәне һәм бүгенгесе, халкыбызның күренекле шәхесләренә багышланган сораулар. Алар ярдәмендә татар яшьләре, гаиләләре, гомумән буш вакытын файдалы уздырырга теләгән һәркем уен формасында татар тарихына, мәдәниятенә бәйле кызыклы фактлар белән таныша ала. Әйтик, уен карточкаларында Казанга ничәнче елда нигез салынуы, Идел буе Болгарында ничә хан идарә иткәнлеге хакында сораулар бар. Аларга җавап биреп, уенчылар баллар туплый. Уен тартмасындагы милли бизәкле график сурәтләрнең барысын да яшьләр үзләре ясаган.
Икенче өстәл уены “Әкият” дип атала. Ассоциацияләргә корылган бу уенны татар рәссамнары белән берлектә әзерләгәннәр. Соңгылары арасында танылганнары да, рәсем сәнгатендә беренче адым ясый торганнары да бар. Әлеге рәссамнарның 84 иҗади эше карточкаларга төшерелгән. Уен кагыйдәләре буенча, катнашучыларга берничә карточка өләшенә. Уенчы аларның үзендә нинди ассоциация тудыруын, шулай ук алып баручы карточкасының нинди булуын әйтеп бирергә тиеш. Сүз уңаеннан, өстәл уеннарының икесендә дә миллилек йөреш ясый торган кечкенә фигураларда да чагыла: аларны Казан гербындагы зилант рәвешендә эшләгәннәр.
Наил Шабанов әйтүенчә, иң беренче чиратта, бу уеннарны төбәкләрдә эшли торган татар яшьләре оешмаларына тарату ниятләнә. Өстәвенә, уен менә дигән бүләк тә була ала. Киләчәктә “Акыллы көрәш”не мобиль кушымта, компьютер уены рәвешендә эшләү уебыз бар, дип билгеләп үтте ул. Аның сүзләренчә, Санкт-Петербург татар яшьләре берләшмәсе 2013 елдан бирле эшли. Оешма, нигездә, Санкт-Петербургка татарлар яшәгән башка төбәкләрдән укырга килгән татар яшьләреннән тора.
“Санкт-Петербургка килгәч, биредә татар яшьләре белән беркемнең дә шөгыльләнмәвен күрдек һәм бу эшкә үзебез алынырга булдык. Башта татар яшьләренең танышып аралашуын күздә тоткан иҗади очрашулар, кичәләр оештырдык. Әмма, тора-бара, гадәти чаралар белән генә яшьләрне җәлеп итеп булмавын, башка нәрсәләр уйлар табарга кирәклеген аңладык”, – дип сөйләде Наил.
Моннан тыш, Санкт-Петербург татар яшьләре “Сабантуй шоу” проектын да гамәлгә ашыра. Бу чара “Беренче канал”дагы “Вечерний Ургант” тапшыруы форматында уздырыла. КВНчы егет Айнур Әхмәтов чакырылган кунак белән шаяруларга корылган әңгәмә алып бара. “Сабантуй шоу”ны быел Питерга гастрольләр белән килгән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры спектальләре алдыннан әлеге театр артистлары катнашында да оештырганнар. Проект зур уңыш казанган.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
-
Уеннан уймак Барысы да бәхәсләшүдән башланды. Хатын-кызлар, бигрәк тә йөрәкләре янып торган яшь кызлар бәхәсләшмәсен икән ул. Аларның яшьлек дәрте егетләрне үзләренә карату гына түгел, дөньяны әйләндереп бастыра ала...
-
17 август 2022 - 08:30Без имениГел дорес сузлэр генэ сойлисенИлсөя Бәдретдинова әйтсә, каты әйтә!
-
16 август 2022 - 17:54Без имениМин сезнең өчен бик шатмын, бер-берегезне кабат тапкансыз.Ике туй – бер ир
-
15 август 2022 - 20:31Без имениУземнең телем сынып бетте моны укыганда.Баланы сөйләшергә өйрәтәбез!
-
14 август 2022 - 12:38Без имениМенә болай яшәү сабырлык дип аталмый,куркаклык,хакларыңны өйрәнмиче таптату дип атала Гөмер бер генә,тазалык бер генә,бала хакы бер генә яшәү хакы бер генә бирелә.тормышыңда авырлыкны да,җиңеллекне дә только кеше үзе сайлый,славыйлыгын күрсәткән килмиче,кемнедер гаеп итеп күрсәтә, ә башы бары үзендә дөрес сайламаган өчен ,болар барысыда ТҮЛӘҮле АЛЛАһ каршында котылгысыз хакларны таптаткан өчен.Акыл алырдай хәлләр дә, гыйлемен (психология)дә биреп тора,гел шулай тормоз да торучыларны куатләп иии мескенем,түз инде,нишлатәсең язмышыңдыр диеп,чыгыш юлы барлыгын күрсәтмичә тилмереп үлүен көтеп торган кебек.Хатыннар исегезгә төшерәм тиран авыру, ирләр б н тору катгый тыела КОРЬӘНдә.Талак сүрәсен АЛЛАһ,бу хәлләр буласын белеп, кешеларне кисәтү өчен җибарде.Бу темага китеп язып була,язганнардан да мәгьнә эзләп гыйбрәт алып бик була.Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3
-
13 август 2022 - 23:40Без имениИскиткеч. Үземнең әтием күз алдыма килеп басты. Бик сагынам әтиемнеӘткәем
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.