Логотип
Яңалыклар

Самокат, монотәгәрмәч, ролик һәм скейтларда йөрергә яратучыларга яңа кагыйдәләр керә

Россиянең Транспорт министрлыгы юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү проектын әзерләгән.

Россиянең Транспорт министрлыгы юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү проектын әзерләгән. Әлеге проектта «Средство индивидуальной мобильности» – СИМ дигән яңа термин бар. Ягъни кешене йөртер өчен мотор яки мускул көче белән хәрәкәткә китерелүче тәгәрмәчле җайланма. Инвалид коляскалары һәм велосипедлар әлеге төргә кертелми. Роликлы коньки, электросамокат, скейт, гироскутер һәм башка шуның ише җайланмаларда йөрүчеләр СИМ кулланучылар дип аталачак. Әлегәчә алар җәяүлеләр төркеменә керә иделәр. Тәгәрмәчле җайланмаларда җәяүлеләр йөри торган юллардан җилдергәндә тизлек сәгатенә 20 километрдан артмаска тиеш һәм җәяүлеләрнең мәнфәгате өстенрәк булачак.  
 

фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар