Логотип
Яңалыклар

«Салават күпере»нә яңалык өстәүчеләр

 

Көн дә үзгәреп торган дөнья газета-журналлардан да яңалык, үзгәреш таләп итә. Кайсы якка борылыш ясарга кирәген дөрес ачыклар өчен матбугат һәм укучы арасындагы элемтәнең даими булуы мөһим.

 

Балалар өчен татар телендә 28 ел буе чыгып килүче «Салават күпере» журналы быелның май аенда игълан иткән «Яңалык өстә» бәйгесе әнә шул максаттан оештырылган да инде. Бәйге шартлары буенча, журналны балаларына яздыручы әти-әниләр аны әзерләү процессына кушылырга һәм үзләренең яңа идеяләрен (нинди темалар җитми, кайсы сәхифәләр кызыграк булыр иде) фикер-тәкъдимнәрен язып җибәрергә тиеш булган. Май аеннан августка кадәр республикабызның 20 гә якын районыннан 120 эш кабул ителгән.

Бүген менә шушы эшләргә нәтиҗә ясалып, җиңүчеләрне бүләкләделәр.

 

1 урынга Түбән Кама шәһәреннән Рамилә Мортазина лаек дип табылды. Аңа 10 мең сумлык акчалата сертификат тапшырылды.

 

2 урын Әлмәт районы Яңа Кәшер авылыннан Кадрия Хөснуллинага бирелде. Кадрия ханым 7 мең сумлык сертификат иясе булды.

 

3 урында – Әлки районы, Базарлы Матак авылыннан Лилия Хәйруллина. Өченче урынның бүләге – 3 мең сумлык акчалата сертификат.

 

Кукмара районы, Олыяз авылыннан Нурисә Хәсәнова 3 мең сумлык акчалата сертификат – кызыксындыру бүләге белән бүләкләнде.

 

Күрәсез, бүләкләр яхшы. «Салават күпере» журналы мондый бәйгеләрне даими уздырып тора. Каинашыгыз, икенче юлы җиңүче сез булырсыз!

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар