«Салават күпере» журналының 25 еллыгына - балачак бәйрәме

Яңа 2016 ел алдыннан, 24 декабрьдә сәгать иртәнге 9да, Татарстан халыклары дуслыгы йортында (Казан ш., Павлюхин ур., 57 нче йорт) «Салават күпере» журналының чирек гасырлык юбилеена багышланган балачак бәйрәме үткәрелә.
Журнал редакциясеннән алынган мәгълүмат буенча, бәйрәмгә республикабызның төрле төбәкләреннән ел дәвамында үзләренең төрле өлкәдә сәләтен күрсәткән, журнал редакциясе оештырган бәйгеләрдә катнашкан, җиңү яулаган 200ләп бала чакырулы. Бәйрәмне Кыш Бабай һәм Кар кызы алып барачак. Чакырылган кунаклар арасында Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов, «Татмедиа» АҖ җитәкчелеге, күренекле җәмәгать эшлеклеләре, күп еллар дәвамында журнал чыгаруда көчләрен куйган мөхәррирләр һәм рәссамнар, белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм башкалар булачак.Бәйрәм программасында: ТР Президенты Р.Н. Миңнехановның Рәхмәт хатын журнал редакциясенә тапшыру, «25 туган көн», «Багалмам», «Китап сере» бәйгеләренең җиңүчеләрен котлау, балаларның концерт номерлары.
Белешмә өчен. Мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге балалар өчен «Салават күпере» татар әдәби-нәфис журналы оешуга 2015 елның мартында 25 ел тулды. Шул уңайдан 2014 елның ноябрендә «25 туган көн» бәйгесе игълан ителгән иде. Бәйгенең шарты – балалар үз куллары белән журналның теләгән макетын ясап, төсле рәсемнәр, үзе иҗат иткән шигырь-язмалар белән тулыландырып, сәхифәләр туплап редакциягә җибәрү иде. Нәтиҗәдә, 150 эш кабул ителеп, 25 җиңүченең эше буенча журналның март саны чыкты. Алар бәйрәмдә «Татмедиа» акционерлык җәмгыятеннән бүләкләр алачак.
Балалар өчен язучы сәләтле авторларны һәм аларның балалар өчен язылган матур әсәрләрен барлау максатыннан, «Багалмам» бәйгесе 2015 елның апрель аенда игълан ителгән иде. Татарстан язучылар берлеге белән берлектә үткәрелде. 2015 елның апреленнән алып ноябрьгә кадәр авторлар балалар өчен «Иң яхшы хикәя», «Иң яхшы әкият», «Иң яхшы шигырь» номинацияләренә үзләренең әсәрләрен җибәрделәр. Бәйрәмдә бу номинацияләр буенча җиңүчеләр бүләкләнәчәк.
Балаларны китаплар укырга җәлеп итү йөзеннән, «Салават күпере» журналының октябрь санында, «Татарстан китап нәшрияты» белән берлектә, «Китап сере» бәйгесе игълан ителде. Аның шартлары буенча журналның яшь укучылары «Татарстан китап нәшрияты» китапларында яшерелгән сүзләрдән серле татар халык мәкален табарга тиеш иде. 1 декабрьгә «Салават күпере» редакциясенә 19 дөрес җавап килде («Кояш җирне яктырта, уку – кешене» мәкале). Барлык җиңүчеләргә дә «Татар китап нәшрияты»ннан балалар өчен китаплар һәм редакциядән тәмле бүләкләр тапшырылачак.
сылтама: http://tatar-inform.ru
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
Гомер бер генә килә 8 6 нчы палатага күчтәнәчләр салган пакетын күтәргән таныш булмаган хатын-кыз килеп кергәч, барысы да тын калды. Бибиниса апа ятагына утырган килеш пычак белән кискәләп алма ашый иде. Палатага килеп кергән затлы ханым Бибиниса апада да гаҗәпләнү катыш кызыксыну уятты: бер мәлдә алма кабыгы тамагына тыгылды бугай, очкылык тота башлады.
-
«Төшләремдә ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
Соңгы комментарийлар
-
26 гыйнвар 2023 - 11:48Без имениРэхмэт сезгэ! Елый елый укыдым. Кире кайтмыйлар шул. Исэн чагында кадерен белеп бетереп булмады.Синсез рәхәт түгел, әни...
-
26 гыйнвар 2023 - 17:37Без имениТанышым икенче баласын 40 тирэсендэ тапты. Тоже 1 яичнигы гына. Шатланып, яратып устерэлэр. Эгэр таба алсагыз табыгыз, баласы кеше чын яратуны белми дип уйлыйм.Бала кирәкме миңа?
-
26 гыйнвар 2023 - 19:34Без имениБик тә фәһемле,күңелләрне нечкәртерлек шигырьләрегез өчен сезгә зур рәхмәт.Иҗат чишмәгез саекмасын,киресенчә,язгы ташкыннардай ургылсынҖанымның бураннары
-
25 гыйнвар 2023 - 10:45Без имениБалалар - ул яратып туймаслык Ходай бүләкләре, Аларның йомшак нәни куллары, матур елмаюлары, "әни, мин сине яратам" диюләре дә күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә бит, тормышка ямь өсти. Табыгыз бер бала, үзегезгә иптәш булыр, әти-әниегезнең ялгышларын кабатламыйча үстерегез, үзегезне шушы бәхеттән мәхрүм итмәгез.Бала кирәкме миңа?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.