Логотип
Яңалыклар

Сак булыйк! Тагын фаҗига.

Кичә Норлат районында тагын фаҗига – 11 яшьлек баланың йорт яны участогында гомере өзелгән. Бала бакчадагы ясалма сулыкка батып үлгән.

Кичә Норлат районында тагын фаҗига – 11 яшьлек баланың йорт яны участогында гомере өзелгән. Бала бакчадагы ясалма сулыкка батып үлгән.

Йорт хуҗасы иртән үз бакчасында ике баланы күреп, аларның монда ни эшләп йөрүләре белән кызыксына. «Балык тотабыз», – диешә малайлар һәм шунда ук бер иптәшләренең ярдан шуып китеп, күлгә егылып төшүен әйтәләр. Алар ярдәмгә олыларны чакырырга курыккан икән, бу хакта беркемгә дә әйтмәгәннәр. 11 яшьлек баланың гәүдәсен судан хуҗа кеше үзе ала.

Хәзер әлеге фаҗига буенча тикшерү эшләре башланган.

Җәй әле дәвам итә. Инде зурлар, дип, балаларыгызны берүк күз уңыннан югалтмагыз. Хәвеф аяк астында гына, сак булыйк!

 

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар