Логотип
Яңалыклар

«Сабантуй»ның җиңүче балалары сыер сава, йорт сала

«Сабантуй» журналының «Зирәкләр һәм тапкырлар клубы» рубрикасына быел 40 ел икән! Быелгы җиңүчеләрне «КидСпейс» кабул итте. Балалар рәхәтләнеп йорт салды, сыер сауды...

Сабантуй журналында «Зирәкләр һәм тапкырлар клубы» рубрикасының барлыкка килгәненә быел 40 ел булды.  Аның алып баручысы Фәнсөяр Гыйлембаев менә инде 1980 елдан башлап,  төрле биремнәр аша балаларның зирәклеген, тапкырлыгын, төрле фәннәр һәм өлкәләрдә белемнәрен сыный. Бу биремнәр балаларның логик фикерләү сәләтен дә үстерә, аларны эзләнергә, өстәмә мәгълүмат тупларга да этәрә.
Ел дәвамында ЗТКга йөзләгән хат килә икән. Клубта бөтен сыйныфлары белән катнашучылар да бар. Кукмара районындагы Березняк мәктәбенең 2нче сыйныф укучылары менә быел җиңүче исеменә лаек булды. Мамадыш районының Көек-Ерыкса мәктәбеннән Искәндәр Зиннуров, Саба районының Югары Симет мәктәбе укучысы Нәфисә Имамиева, Буа районы Аксу мәктәбе укучысы Алинә Сәмитовалар да бик күп бал җыючылар. Ә менә Казаннан Рүзәл Хәсәншин махсус дипломга лаек дип табылды. Ул «Сабантуй» журналы сайтының ЗТК рубрикасындагы барлык сорауларга да җавап биреп бара.
Бүген җиңүчеләрне «КидСпейс» һөнәрләр музеена чакырып, бүләкләр һәм дипломнар тапшырдылар. Балалар берочтан ял да иттеләр, үзләре теләгән һөнәр иясе дә булып алдылар. Берәүләр йорт салды, кемдер машина ремонтлады, кемдер фермада сөт сауды. 
«ЗТК яңа уку елында да үз эшен дәвам итәчәк, укучыларны тагын да кызыклырак биремнәр көтә», – дип ышандыра Фәнсөяр Гыйлембаев.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар