Логотип
Яңалыклар

Сабантуй үткәрергәме, әллә юкмы?

Быел Сабантуйлар буламы-юкмы дигән сорау, ниһаять, беркадәр ачыклана төште.

Быел Сабантуйлар буламы-юкмы дигән сорау, ниһаять, беркадәр ачыклана төште.  
Районнарда Сабантуй 4 июль көнне узачак дип көтелә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты аппараты җитәкчесенең урынбасары Илнур Гарипов муниципаль берәмлекләр советы президиумы утырышы вакытында хәбәр итте. 
Ул авыл җирлекләрендә Сабантуйны 4 июль көнне уздырырга тәкъдим итте. «Әмма соңгы карарны урыннарда кабул итәргә тиешләр», – диде ул. 
Сабантуйны үткәрергәме, әллә юкмы дигәндә барысы да искә алынырга тиеш: коронавирус белән авыручылар якын-тирәдә бармы, авыл халкы бәйрәмне үткәрергә кирәк дип саныймы, әллә ашыкмасак яхшырак дип уйлыймы? 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар